Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара гаилә көненә багышланган иртә эстетик үсеш төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар өчен ачык дәресләр узды

15 май көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә Халыкара гаилә көненә багышланган иртә эстетик үсеш төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар өчен ачык дәресләр узды.

Ачык дәрестә балалар хорда һәм хореографиядә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр (укытучылары Давлиева Г. Р., Гарипова Г. М. һәм Мөбәрәкҗанова А. З.). Башта балалар хореография буенча нәтиҗәләр күрсәттеләр: хәрәкәтләнделәр, музыка астында биеделәр, хәрәкәтләрдә һәм пластикада музыка характерын, уен образын тапшырдылаh. Укытучылар Гарипова Г. М. һәм Мөбәрәкҗанова А. З. музыкаль-ритмик эшчәнлекнең төрле төрләре белән чиратлашып тордылар: музыка - ритмик уеннар, этюдлар, гимнастика кулландылар. Аннан соң укучылар хор белән өйрәнгән җырларын җырлады, укытучы Даүлиева Г. Р. аларга рояльдә уйнап торды. Шулай ук рәсем сәнгате укытучылары Газизова Г. Р. һәм Галиева Э. Г. балаларга викторина әзерләделәр. Күп кенә кызыклы сораулар әйтелде, балалар викторинада актив катнаштылар.

Дәрес тәмамлангач, укытучылар һәм мәктәп директоры чыгышы узды. Укучыларга бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды. Ата-аналар педагогларга рәхмәт белдерделәр һәм балаларның уңышларыннан канәгать калдылар, ә без, үз чиратыбызда, аларга киләчәктә дә иҗади башлангычларда уңышлар телибез!

 

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев