Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә әтиләр конференциясе оештырылды

25 февраль көнне  әтиләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, мәктәп белән гаилә арасында  тыгыз элемтә  булдыру, әти кешенең гаиләдә бала тәрбияләүдә ролен үстерү максатыннан, Саба балалар сәнгать  мәктәбендә “Гаиләдә ата тәрбиясе , гаиләнең  ныклыгы – илнең матур киләчәге” дигән темага әтиләр конференциясе оештырылды. Конференциядә  60 әти катнашты.

Чарада район прокуроры Абитов Зөфәр Мавлетович, Мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидаилевич, Хәрби комиссариат  житәкчесе Закиров Фәнис Фәритовичлар чыгыш ясадылар.  Бәйрәм укучыларның  ялкынлы чыгышлары белән үрелеп барды. Балаларның әтиләре белән төшкән фотолардан  презентация тәкъдим ителде. «Һәр кешегә әти кирәк»  дигән видеоролик  карау оештырылды. Чара тәрбияви югарылыкта , оешкан төстә узды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев