Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә "Җырлыйк әле" дигән музыкаль бәйге үткәрелде

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 8 нче февраль көнне, Саба балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано  сыйныфында укучылар өчен  "Җырлыйк әле" дигән музыкаль бәйге үткәрелде. Бәйгенең төп максаты: татар җырларына карата мәхәббәт, туган якка карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү, укучыларның иҗади активлыкларын арттыру.

Балалар ике командага бүленеп үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын, җырларны танып белү сәләтләрен күрсәттеләр. Бәйге күңелле, җанлы рухта үтте. Балалар яраткан җырларны искә төшерделәр, бергәләп башкардылар. Чара Бөек Тукаебызның "Туган тел"  җыры белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев