Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы булды

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен чираттагы уку елы ахырына якынлашты, димәк, аңа йомгак ясарга вакыт җитте. 2 июнь көнне "Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе" ндә чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды.

Бу елда Саба балалар сәнгать мәктәбен барлыгы 68 укучы тәмамлады (шулардан 52 укучы Саба, 16 укучы Шәмәрдән филиалы). Чара барышында район  чараларында актив катнашкан укучыларның ата-аналарына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да киләчәктә рәссамнар яки музыкантлар, биючеләр булмаса да, Саба балалар сәнгать мәктәбендә алар матурлыкны бәяләргә, аңларга һәм тоярга өйрәнделәр.

Хәерле юл сезгэ, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Безнең мәктәптә алган белемнәрегез һәм тәҗрибәгез сезгә тормышта кирәк булыр дип ышанабыз. Уку елына йомгак ясап, уку вакытында күрсәткән педагогик осталыклары өчен барлык укытучыларга, ата-аналарга  уку процессының авырлыгын аңлаулары өчен; укучыларга тырышып укыганнары  өчен рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев