Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы "НАЗ" халык уен кораллары ансамбле «Слушая сердцем» фестивальнең гала-концертында катнашты

2018 елның 20 май көнендә, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концерт залында "Слушая сердцем" фестиваленең гала-концерты үтте, анда үзенчәлекле балалар белән бергә Казан шәһәренең танылган коллективлары чыгыш ясады.

Бу Фестиваль " үзенчәлекле  балалар хөрмәтенә изгелек" проекты кысаларында "Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте, ТР мәдәният Министрлыгы, "Балаларда көч" Хәйрия фонды, М.Музаффаров исемендәге 18 нче номерлы музыка мәктәбе  белән берлектә уткәрелде. Шул исәптән, гала-концертка чакырылучы Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы "НАЗ" халык уен кораллары ансамбле (җитәкчеләре Харрасов Р.С.) Зур Дәүләт концерт залында  чыгыш ясады, истәлекле кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Укытучы Харрасов Рушат Салих улы  Югары совет Башкарма комитеты рәисе, "Татарстан - яңа гасыр" Республика иҗтимагый хәрәкәте - А. А. Тарханованың "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.

Укучыларга һәм аларның укытучысына киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев