Саба таңнары

“Саба безне үз итте, без - Сабаны”

Хәзерге көндә күпмилләтле Татарстаныбызда дүрт миллионга якын кеше яши. Халыкның күпчелеген татарлар (53% тирәсе) һәм руслар (якынча 40%) тәшкил итә. Шулай ук республикабызда чуашлар (3%), удмуртлар, мордвалар, украиннар (һәркайсы 0,7%), марилар (0,5%), башкортлар (0,4%) һ.б. халык вәкилләре дә бар.

undefinedМилләтләр дуслыгы биюләрдә дә чагыла.

Татарстандагы барлык милләтләр дә үзара дуслык, татулык шатларында, бер-берсенең телен, мәдәниятен, горефгадәтләрен хөрмәт итеп яшиләр. Безнең районда да чит җирләрдән килеп урнашкан халыкларга уңай мөнәсәбәт урнашкан. Теле, мәдәнияте, кайберләренә дине дә ят булган төбәктә алар үзләрен ничек хис итәләр? Гомумән, Сабабыз һәм аның халкы турында нинди карашта? Кайберләренә әнә шул сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

ХАФИЗ СӨЛӘЙМАН (Әзербәйҗан). Сабага килеп урнашканыма тиздән 13 ел була. Татарстанга килгәч, башта Яр Чаллыда яшәдем, 2006 елда язмыш Саба якларына китерде, кечкенә генә бизнесымны булдырдым. 2008 елда йорт сатып алып, ныклап төпләнеп калдым. Татарларны бик хөрмәт итәм. Динебез уртак, хәзер татарча да җиңел аралашам. Җирле халык белән бик яхшы мөгамәләдә, мәчеткә йөрим, дин кардәшләрем белән аралашу да җаныма ял бирә. Бүгенге көндә Ватанымда гына хәлләр тыныч түгел. Ил башлыклары вәзгыятьне уңай хәл итәсенә өметләнәм. Туган якларыма марттан бирле кайтканым юк.

ГӨЛДАСТА ХАНЫМ (таҗик). Татарлар янында яши башлаганыма әле 1 ел да юктыр. Республикабыздагы тынычсызлык шушы җирләргә килеп төпләнергә мәҗбүр итте. Сабада вакытлыча торакка кердек. Ирем шәһәргә барып эшли, мин балалар белән Сабада. Өч кызыбыз мәктәптә укый, улыбыз балалар бакчасына йөри. Мин мондагы халыкның ярдәмчел, мәрхәмәтле булуына сокландым. Күршеләрем, балаларымның тәрбиячеләре, укытучылар, хәтта бер белмәгән кешеләр дә гел хәлебезне белешеп торалар. Киемнәр, азыктөлек белән ярдәм итәләр. Иремнең хезмәт хакыннан тыш бездә бүтән керем юк. Ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтеп, чын йөрәгемнән дога кылам.

Реклама

ЛИЛИТ ГЕВОРГЯН (әрмән): –Татарстан безнең өчен икенче ватаныбызга әверелде. Гаиләбез белән Казанга Әрмәнстанның Ванадзор шәһәреннән күченеп килдек. Анда беренче улыбыз туды. Аннары тормышыбызны Саба районы белән бәйләдек, монда тагын ике улыбыз дөньяга килде. Татарлар белән бик яхшы мөнәсәбәттә яшибез, балаларыбыз да татарча сөйләшәләр, мәктәптә яхшы укыйлар. Саба безне үз итте, без – Сабаны. Инде менә яңа йортыбыз өлгереп килә, тагын бер айдан күченергә ниятләп торабыз. Алга таба да дус-тату яшәрбез, балаларыбыз да үсеп, игелекле эшләре белән бу төбәкне данларлар дип ышанам.

ТАМАРА ӘҺЛИУЛЛИНА (рус): – Мин тумышым белән Буа шәһәреннән. 1976 елда йөргән егетем Валерийга кияүгә чыкканнан соң, Саба үземнекенә әйләнде. Шулай итеп, мин, рус мохитендә тәрбияләнгән кыз, татар авылында яши башладым. Башта хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләдем. Хәтерлим, әбиләр исемемне күргәч, вата-җимерә русча сөйләшүгә күчәләр иде, интекмәгез, мин татарча аңлыйм бит дисәм дә, алар барыбер миңа хөрмәт йөзеннән әйтәсе сүзләрен русча әйтеп бетерәләр иде. Мондагы халыкның бик кешелекле, ачык, киң күңелле булуы әсир итте. Мин озак еллар “Әллүки” балалар бакчасында шәфкать туташы булып эшләдем һәм шуннан лаеклы ялга чыктым. Гомер буе хезмәттәшләрем, дусларым, күршеләрем белән дус,тату яшәдек. Бер-беребезне милләткә, дингә карап аермадык, кимсетмәдек. Үзем дә ирем тоткан мөселман динен хөрмәт иттем, үз динемне дә онытмадым.

АЛЕКСЕЙ КИМ (кореяле): – Саба районының Лесхоз бистәсендә яши башлаганыма 25 елдан артык вакыт үткән. Башта Үзбәкстанда яшәдек. Әтием –кореяле, әнием рус милләтеннән иде. Гомер буе шахтада эшләдем, 50 яшьтә лаеклы ялга чыктым. Аннары хатыным Гөлнурның туган ягына – Лесхоз бистәсенә кайтып төпләндек. Ике балабызны башлы-күзле иттек, инде оныклар үсеп килә. Татар булмасам да, шушы мохиттә яшәгәч, барысына да яраклашасың, өйрәнәсең, гореф-гадәтләрне үз итәсең икән. Яхшыга тиз ияләшәсең дип белми генә әйтмәгәннәр бит. Аллага шөкер, бик матур итеп яшибез, үзем Ислам диненә килдем, мәчеткә йөрим. Бүгенге көндә барысыннан да ризамын. Бар кешегә дә олыйгайган көнен тынычлыкта, йөрәгенә якын, җанына тынычлык таба торган урында каршыларга язсын иде дип телим.

Районда яшәүче 31 меңнән артык халыкның татарлар –96, руслар – 3 һәм башка милләт вәкилләре 1 процентын тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: