Саба гимназиясе активистлары Герой Гали Закиров һәйкәле янындагы территорияне чистартты
Район яңалыклары

Саба гимназиясе активистлары Герой Гали Закиров һәйкәле янындагы территорияне чистартты

Саба гимназиясе активистлары һәм педагоглар Советлар Союзы Герое Гали Закиров һәйкәле янында территорияне чистартып, тантаналы реквием үткәрделәр.

Хәрби дан көне алдыннан Саба гимназиясе активистлары, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчеләре Махым Ахатова һәм Алсу Гайзуллина, Юнармия отряды җитәкчесе Илнур Хәйриев белән Советлар Союзы Герое Гали Закиров һәйкәле янында мөһим чара үткәрделәр.

Балалар территорияләрне санитар чистарту үткәрделәр. Обелиск янындагы чисталык — ул безнең киләчәгебез өчен гомерләрен биргән геройларга хөрмәт күрсәтү.

Эш тәмамланганнан соң тантаналы линейка-реквием узды. Балалар Совет халкының Жиңүгә нинди юллар аша килүен, 1418 михнәтле көннәрне, халыкның фронтта һәм тылда батырлыгын искә алдылар.

Гимназия активистлары чыгышы
Гимназия активистлары чыгышы
Активистлар һәйкәл территориясен җыештыра
Активистлар һәйкәл территориясен җыештыра

 


Нет комментариев