Саба гимназиясендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре турында сөйләштеләр
Җитди сөйләшү ата-аналар комитеты әгъзалары, ПДН инспекторлары катнашында узды
11 октябрь көнне Саба гимназиясендә профилактика Советының киңәйтелгән утырышы булып узды. Анда мөһим профилактик мәсьәләләр, мәктәп формасы, балигъ булмаганнарның аерым категорияләрен исәпкә алу, эчке тәртип кагыйдәләре, кылынган тәртипсезлекләр өчен җаваплылык төрләре буенча мәгълүмати материаллар каралды. Чарада һәр сыйныфтан ата-аналар комитеты әгъзалары, ПДН инспекторы Миләүшә Гатауллина, җәмәгать тәртибе эшчәнлеген тәэмин итүче әйдәп баручы белгеч Альбина Исхакова катнашты. Киңәшмәдә авыр тормыш хәлләренә эләккән балаларга үз вакытында ярдәм күрсәтү,мәктәптә, укучының гаиләсендә килеп туган конфликтлы ситуацияләрне ачыклау, кисәтү һәм вакытында хәл итү, укучыларның үз-үзләрен тотышын профилактикалау һәм коррекцияләү эшен оештыру, дәресләрне калдырган, аттестацияләнмәгән, тискәре гамәлләр кылган очракта балага тәрбия йогынтысы чараларын күрү, укытучылар, ата-аналар, опека һәм попечительлек органы, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һ. б. белән үзара хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев