Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә - "Соңгы кыңгырау" чыңлады

Бүген Саба гимназиясендә "Cоңгы кыңгырау" бәйрәме булып узды.

Сагышлы да, дулкынландыргыч та булган кыңгырау чыңы быел 144 чыгарылыш сыйныф укучысын олы тормышка чакырып чыңлады.  IХ сыйныфны  324 укучы тәмамлады.

«Бүген Саба гимназиясенең  XI сыйныфын тәмамлаучы 26 укучы өчен  соңгы кыңгырау чыңлый. Укучыларыбыз алдынгы карашлы, креатив, җаваплы, үз максатларына ирешүче егет-кызлар булып үсеп җиттеләр. Төрле олимпиадаларда, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында зур уңышларга ирештеләр. Хөрмәтле укучылар!  Уку дәверендә  тырышып алган белемнәрегез сезгә зур уңышларга ирешергә ныклы нигез булыр дип уйлыйм. Гимназиядә 11 ел буе үткән вакытыгыз күңелегездә якты истәлек булып сакланыр», –  диде үзенең тәбрикләү чыгышында гимназия директоры Айнур Шәймәрданов.

Ул шулай ук бөтен укучыларның да БДИга кертеләчәге турындагы боерык белән дә таныштырды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын  муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов  котлап, укытучыларга, әти-әниләргә балаларга биргән белем-тәрбияләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерде, укучыларга киләчәктә үз юлларын табуларын, җәмгыятькә лаеклы шәхесләр булуларын теләде.

«Моңарчы сабалыларның сынатканы булмады, сез дә районыбызның лаеклы дәвамчылары булырсыз дип ышанам.Үзегез теләгән һөнәрләр үзләштереп, тормышта үз урыныгызны табыгыз. Үзенең эшен яратып башкаручыдан да бәхетле кеше юк», –  диде район башлыгы.

Ике сыйныфка тупланган унберенчеләрнең белем биргән укытучыларга, әти-әниләргә әйтелгән рәхмәт сүзләре күзләрне яшьләндерде, куелган икелеләр, дәресләрдәге шуклыклар бар да онытылды. Унбер ел буе дәрескә дәшеп яңгыраган кыңгырау тавышы да, сыйныфташлар белән әйләнгән соңгы вальс та никтер үзенчәлекле, моңсу иде. Беренче укытучылары исеменнән чыгыш ясаган Фәридә Фазуллина, сыйныф җитәкчеләре Динә Фатыйхованың да укучыларына теләкләре иң изге, иң ихластан иде. Балаларын белемле, тәртипле итеп тәрбияләүдә үзләреннән зур өлеш керткән мәктәп коллективына, заманча шартлар тудырган район җитәкчелегенә   әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләрен Илмира Галимуллина җиткерде.

Бәйрәм тантанасында  Рәис Миңнеханов һәм  «Ак Барс» банкының  Саба өстәмә офисы начальнигы Исхак Галиев гимназиянең 45 укытучысына заманча ноутбуклар тапшырдылар. Республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча тиңдәшсез программа ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  инициативасы белән   гамәлгә ашырыла һәм  ул мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга  юнәлтелгән.  Әлеге программа нигезендә Ак Барс Банкы республика мәктәпләренә 12 мең ноутбук бүләк итә, шуларның 287сен райо­ныбыз педагоглары  кабул итеп алды.

«Укытучыларга яңа ноутбуклар тапшыру башлангычы өчен Президентыбызга рәхмәтлебез. Бу бик мөһим, чөнки дөнья бертуктаусыз алга бара һәм заманча технологияләр үсә, ә сез, укытучылар, моны балаларыбызга беренчеләрдән булып тапшырасыз, аларны яңага өйрәтәсез. Үз табышларыннан өлеш чыгарган Ак Барс банкына зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте район башлыгы.

«Бүгенге көндә һәркемнең дә эш урынында уң кулы булып техника тора. Укытучы бигрәк  тә  заман белән атларга тиеш. Балаларга дәрес биргәндә  төрле презентацияләр кулланырга, видеолар күрсәтергә, интерактив эшләр башкарырга, балаларны кызыксындыру өчен, әлбәттә, заманча җиһазлар  зур ярдәм итә.  Хәзер куллана торган ноутбукларыбыз бераз искереп бара иде, шуна күрә дәүләт имтиханнарына әзерлек алып барганда тапшырылган  ноутбук­лар бик вакытлы булды», –  диде гимназиянең  җәмгыять белеме һәм тарих укытучысы Динә Фатыйхова.   

Тантана алга таба  Саба гим­на­зиясенең  IХ cыйныфын  тә­мамлаучы 76 укучының     чыгарылыш  бәйрәме белән дәвам  итте. 

Әлеге матур чара райо­ны­быз­ның 11 урта, 6 төп, 1 кадет интернат-мәктәбе, 1 сәләтле балалар өчен фәннәрне тирәнтен үзләштерүче интернат-мәктәп, Кызыл Мишә һәм Курсабашта сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатта  үтте.   Бу уку елында мәктәпләрдә  барлыгы 4005 бала  белем һәм тәрбия алды.

Фоторепортаж.

Фәридә Вилданова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев