Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба җире үз итте

Саба ягында тренер Фарход Исмаиловны бел­мәгән кеше юк. Ул Таҗик­станнан Татарстанга бе­ренче тапкыр 2009 елда килеп чыга. Данлыклы урманчы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган Бөтенроссия өстәл теннисы турнирында улы Саъди да катнаша. Бүген Саъди дөнья­күләм ярышларда Рос­сия, Татарстан данын яклый. Аны матбугат битләрендә “алтын Саъди” дип язып чыгучылар да булды.

Исмаиловларның тормышы көтмәгәндә яңа борылыш ала. Алай дисәң, бу дөньяда очраклылык юк, бөтен нәр­сәдә ниндидер бәйләнеш бар. Саба районындагы турнир вакытында Таҗикстан тре­нерын республика җитәк­челеге күреп ала һәм үзебез­гә чакыра. Исмаиловларның күп балалы гаиләсе озакламый Сабага күченә. “Татарстанда ун елга якын яшәү дәверендә, ник килдек, дигән уй башка бер тапкыр да кереп карамады, караңгы чырай күрмәдек, ямьсез сүзләр ишетмәдек, – ди Фарход Ус­ман улы. – Саба җирендә спорт­ка яхшы мөнәсәбәттә булган һәркемгә ишек ачык”. Фарход Исмаиловны ул үс­тер­гән спортчыларның ос­тазы буларак беләләр. Спорт белән җенләнгән икенче улы Хәйям дә, КФУның спортфагын тәмамлап, тренерлык вазыйфасына керешкән. 15 яшь­лек кызы Динара да өс­тәл теннисы буенча ярышларда теләп катнаша. Кыскасы, Исмаиловлар өчен Саба җире бик уңдырышлы булган.


Без районга барган көнне спорт комплексына бакча балалары җыелган иде. Балалар теннис өстәле янында мәш киләләр. Уңай­сызланып читтә басып торучыны күр­мә­дем, барысы да – үзәктә. Икенче игътибар иткән нәр­сә: ник берсенең кулында кесә телефоны булсын... Саба балалары Казанныкылар кебек “телефон чире” белән авырмый, ахры. Спортзалга гына түгел, бакчага да гаджетлар күтәреп килергә рөх­сәт ителми икән. Ансыз да балалар – бәхетле, көләч йөз­ле, хәрәкәтчән. Тренердан балалар өчен савыктыру күне­гүләрен ничек төзүләре бе­лән кызыксындым. “Малайлар – ир-ат, кызлар хатын-кыз булып үссен өчен тырышабыз, – дип аң­латты Фарход Усман улы. – Икенчедән, кү­негүләрнең һәркайсы умыртка баганасын ныгытуга юнәл­дерелгән. Бакча балаларына атап эш­ләнгән әлеге проект “Сә­ламәт буын, сәламәт ки­ләчәк, сәламәт милләт” дип атала. Кечкенәдән спортка тартылган бала җитез һәм зирәк акыллы була. Бу хактагы идея­не Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Миңне­ха­нов күтәреп алды һәм менә өченче ел инде шөгыль­лә­нәбез”.


Фарход Усмановичның физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшчәнлеге аерым игътибарга лаек. Инвалидларны зур спортка әзер­ләүгә бар тренер да алынмый. Шәмәрдән егете Раил Галиәкбәров, егерме чак­рым юл узып, Сабага йө­ри. Юл һәлакәтенә очрап, нык имгәнгән, аннары яңа­дан кашык тотып ашарга, яшәргә өйрәнгән көчле рухлы егет хакында ике ел элек “ВТ” газетасында язып чыккан идек. Коляскада гына хә­рәкәт итү­че Раил хәзер кайбер яклары белән сәла­мәт кешеләрне дә уздыра. Ул – Россия спорт мас­теры, өс­тәл теннисы буенча Россия җы­елмасы әгъзасы. Тренеры Фар­ход Усманович хакында Раил: “Ул – көне-төне спортзалда, ял көне дә килә, авырса да, ятып торуны белми, чабып йөри”, – дип сөйләгән иде.


Фарход Усман улы белән Раил март аенда Италиядә узачак Халыкара ярышларга җыеналар. 2020 елда булачак паралимпия уеннарында катнашырга ниятлиләр. Турнирларга йөргәндә бу тандемга район җитәкчелеге дә ярдәм итә. Чыгымнарны җир­ле бюджет аша да күтә­решәләр. Раил үзе дә өмет­ләрне аклый, бик тырыш, максатчан. Ә төп терәге – гаиләсе. “Раилнең әтисе хакында, дөньяда иң яхшы менеджер – Илнур Галиханович, дип шаяртам, – ди Фарход Усманович. – Ә шаяру чынбарлыкка туры килә. Ул улы каршылыкларга очрамасын өчен бөтенесен дә эшли. Ә Раилнең ярышларда нинди матур уен күрсәткәнен күрсәгез икән, искиткеч...”


Саба теннисчылары янына шөгыльләнергә Кукмара, Теләче, Арча, Балтач, Питрәч, Мамадыш районнарыннан, хәтта Раилнең ярышлар вакытында танышкан дуслары Уфадан, Чиләбе якларыннан да киләләр. Районнан Владимир Богданов, Артур Абгарь­ян, Нияз Шаманов, Алсу Нигъ­мәтҗанова, Галина Гороховатченко, Гөлназ Исмә­гыйлева төрле шәһәр­ләрдә узган ярышларда приз­лы урыннарны яулаган. Владимир, Галина, Гөлназ спорт мас­терына кандидатлык нор­мативларын үтәгән. Ә фи­зик мөмкинлекләре чик­ле кеше­ләр арасында спортка мө­киббән китүчеләр барыбер сирәгрәк. Тренер фике­ренчә, аларны урамга чыгару авыр, еллар буе өйдә ятып, үз эчләренә йомылганнар, ә эчке каршылыкларны җиңәргә кирәк. Кайберсенең теләге зур, ләкин юл мәшә­катьләре куркыта. Алар өчен автомо­биль­гә чыгып утыру да мең газапка әйләнә. Баштарак Раи­лгә дә шулай булган, ә хә­зер машинага утыру, аны йөртү генәме, кайчакта чит илгә дә берүзе генә чыгып китә.


Сабада сау-сәламәт ке­шеләр инвалидлар белән бер­гә шөгыльләнә. Болай эшләү ике як өчен дә кулай, ди тренер. Спортчылар бе­лән уртак тел табудан тыш, әти-әниләр белән элемтә урнаштырганнар, район хакимияте ярдәм итәргә тора. Районда “Саба Арена” спорт комплексы төзелә. Ул ачылгач, тагын да күбрәк кеше кабул итү мөмкин булачак. Фар­ход Усман улының ки­ләчәктә Даун синдромлы балалар белән дә шөгыль­лә­нергә исәбе юк түгел. Районда үрнәк мисал да бар: соңгы елларда зур танылу алган Ләйсән Зарипова. Ләкин мон­да да, иң беренче, әни­сенең тырышлыгын телгә алырга кирәк. Тренер Фарход Исмаилов һәр кичне йок­лар алдыннан, бүген нинди яхшы эш эшли алдым, дип уйланып ятам, ди. Кемгәдер файда китерә алса, ул бә­хет­ле. “Мин аларның җи­ңүләре турында хыяллан­мыйм, тер­нәкләнү­ләрен күреп сөенәм. Нә­ти­җәләр соңрак килә”, – ди тренер.


Март азагында Архангельск шәһәрендә махсус олимпия уеннары була. Анда җиңү яулаучылар 2019 елда Абу-Даби шәһәрендә узачак Бөтендөнья уеннарына кер­телә. Юнифайд инклюзив спорт төрендә сәламәт һәм физик мөмкинлекләре чикле спортчылар бергәләп ярыша. Сабада да шул юнәлештә эшлиләр һәм шул ярышларда катнашырга уйлыйлар. Шулай ук май азагында Саранск каласында узачак Россия чемпионатына һәм беренче­ле­генә әзерлек бара. Яшьләр өчен бу зур спорт дөньясына беренче адымнар булачак.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев