Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБА-ӘЛМӘТ ДУСЛЫК КҮПЕРЕ

Шушы көннәрдә Саба мәдәният йорты каршындагы "Балкыш" халык театры Әлмәт шәһәренең бер мең кешелек "Нефтьче" мәдәният йортында Гөлсинә Галимуллинаның "Ай күлгә сыенганда" әсәре буенча сәхнәләштерелгән пьесасын куйды. Тамаша Әлмәт районы һәм шәһәре баш мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Кемерово шәһәрендә вафат булган кешеләрнең рухына дога кылып, бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Әлмәт тамашачысы сабалылар чыгышын бер сулышта кабул итте. Тәрбияви-әхлакый теманы яктырткан спектакльне тын калып, тетрәндергеч урыннарында күз яшен сөртеп, спектакльнең эчтәлегенә кереп карадылар.

 Спектакльдән соң тамашачының көчле алкышлары астында сәхнәгә Фәһим хәзрәт һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Зарипова артистларга олы рәхмәтләрен җиткереп, халык театрына һәм авторга  үзләренең  бүләкләрен тапшырдылар. Ландыш Зарипова Саба районы мәдәният бүлегенә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров  исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Рөстәм Заһидуллин әлмәтлеләргә зал тутырып килгәннәре өчен үзенең рәхмәт сүзен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев