Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба һәм Кукмара районнарында мелиорациянең яңа объектларын файдалануга кертәләр

Бу атнада комиссия төзелеп беткән «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Яңа Мичән авылы янында 500 гектар мәйданда сугарулы җир кишәрлеге өчен ГТС һәм насос станцияләрен капиталь ремонтлау» объектын кабул итте. Капиталь ремонт «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.

Дизель насос станцияләре энергия саклаучы электрлаштырылган насос агрегатларына күчерелде, бу су сибүгә  чыгымнарны киметергә ярдәм  итәчәк. Сугарулы җирләрнең мәйданы 582,5 гектар булачак. Әлеге объектта капиталь ремонт уздыру бөртекле культураларның уңдырышлылыгын гектарга - 35-40 центнерга, күпьеллык үләннәрнең уңдырышлылыгын гектарга 50-60 центнерга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сугарулы  җирләрдә шулай  ук  яшелчә  культураларын үстерү дә планлаштырыла. 

Шулай ук комиссия тарафыннан тагын  бер  объект кабул ителде:  «Татарстан  Республикасы  Кукмара районы Яныль авылы янындагы   гидротехник корылмада су басуга каршы чаралар»  объекты. Яныль авылы янында Бурец  елгасында урнаштырылган  су җыю корылмасы   булган Кукмара сугару системасы 1978 елда файдалануга тапшырылган һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне сугару һәм Кукмара районында үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмен арттыру мәсьәләләрен хәл итә. Объектта су асты каналы ныгытмасы яңартылган, шулай ук су чыгару  корылмасының алгы өлеше  ныгытылган.

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X