Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре дәвам итә

Рамазан аеның беренче 10 көне- Аллаһ рәхмәтенә ирештерүче көннәр төгәлләнде. Икенче ун көнлек -мәгъфирәт (гафу итү, кичерү) көннәре башланды.

  Сабаның өч мәчетендә дә җәмәгать белән Тәравих намазлары укыла. “Мотыйгулла” мәчетендә Коръәнне хәтем чыгалар. Өч мәчеттә дә зур оешканлык белән ифтар мәҗлесләре уза. Әлеге саваплы ашны теләге булган һәркем оештыра ала. Үзәк мәчеттә авыз ачарга 100 дән артык кеше җыела. Балалары белән килүче әтиләр дә күп. Бергәләп авыз ачалар, аннары җәмәгать белән ахшам намазына тезелешәләр. Быел беренче тапкыр “Тынычлык” мәчетендә дә авыз ачтыру мәҗлесләре оештырыла башлады. Моның өчен гыйбадатхәнәдә махсус урын җайлаштырылган. Тәравих намазына да 30-40 лап кеше йөри икән. “Санаулы вакыт тиз үтә. Рамазан аеның һәр мизгелен саваплы эшләр белән үткәрсәк иде. Бер-беребезгә авыр сүз әйтешүдән, кешеләрне рәнҗетүдән сакланырга кирәк. Күбрәк изгелек эшләп, мохтаҗларны кайгыртып яшик, сәдакалар өләшүне дә онытмыйк.”, - ди мәчет имамы Илнур хәзрәт Галимҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев