Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мөхтәсибәте Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итә

Ярдәм акциясенә Югары Утар авылы халкы да кушылды

Саба районы мөхтәсибәте Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итә. Кирәк-яракларны Саба җәмигъ мәчетенә тапшырырга мөмкин. Һәркем, хәленнән килгәнчә, табигать бәла-казасыннан зыян күреп йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез калган халыкка үзеннән өлеш чыгара ала.

Бүген мәчеткә  Югары Утар авылы халкы җыйган гуманитар ярдәм килде.  «Махсус хәрби операциягә ярдәм җыю штабына шимбә саен кирәк-яраклар илтәбез, авыл халкы бик бердәм, ярдәмчел безнең»,- ди авыл фельдшеры Гөлфия Гыйбадуллина. Авыл халкы кием-салым, урын-җир комплектлары, гигиена товарлары туплап китергән. «Авыр чакта ярдәм итү зур савап. Мондый бәла-казаларны беребезгә дә күрергә язмасын инде»-диләр утарлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев