Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Саба муниципаль хезмәткәрләре җиңел атлетика буенча ярыштылар

«Олимп» стадионында Саба муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча сайлап алу ярышлары узды.

Ярышларны ачу тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын билгесен Камил Хисамиевка   тапшырды. Бу бик яхшы нәтиҗәләр күрсәткән актив һәм сәламәт кеше өчен лаеклы бүләк. Камил Фәһеметдин улын шушы мөһим вакыйга белән котлыйбыз! Чара тренер Җиһаншин Илшат җитәкчелегендә зарядка ясаудан башланды. Аннары ярышларда катнашучылар 40 яшькә кадәрге һәм 40 яшьтән өлкәнрәк яшь категорияләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 100 метрга йөгерүдә үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр. Моннан тыш, спортчылар 4х100 команда эстафетасында катнаштылар, ул ярышларга динамика һәм команда рухы өстәде. Катнашучылар теләге буенча, йөгерү нәтиҗәләре ГТО комплексы исәбенә керәчәк. Без барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм яңа спорт казанышларын көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев