Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Саба муниципаль районы «Иң актив район» номинациясендә җиңүче

    2018 елның 8 октябрендә Казанда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган «Татарстан гасыры-2» проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге чарага Балалар Иҗат үзәге педагогы Касымова Эльмира Кеняшевна һәм Сәләтле балалар интернат – мәктәбе укучысы Мөхәммәтова Сафия чакыру алдылар.

    Эльмира Касымова анимацион «Татарстан гасыры-2» һәм милли мәгариф проектын тормышка ашыруда актив катнашканы өчен, ә Мөхәммәтова Сафия «Районымның истәлекле урыннары» дип исемләнгән балалар рәсем конкурсының I дәрәҗә Лауреаты дипломнары белән бүләкләнделәр. Саба районы «Иң актив район» номинациясендә җиңүче исеменә лаек булып,  җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.

    Фото: http://saby.tatarstan.ru

    http://saby.tatarstan.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: