Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир тәмамланды

Саба муниципаль районы кубогына яшьләр арасында киберфутбол буенча турнир тәмамланды. Турнир агымдагы елның ноябрь аенда Саба муниципаль районы авыл җирлекләре территориясендә узды. Зона этапларында катнашу өчен районның 15 авыл җирлегеннән 14-30 яшьлек 150дән артык катнашучы заявка бирде.

Турнирны оештыручылар - «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге. Турнир нигезләмәсе нигезендә финал этабына 4 җирлектән сайлап алу этапларында катнашкан 8 кеше үтте:

1.      Гомәров Рәмзил, Түбән Шытсу авыл җирлеге,

2.      Мөхәммәтшин Айнур, Саба шәһәр җирлеге,

3.      Исмәгыйлев Ринат, Саба шәһәр җирлеге,

4.      Кәримуллин Илфан, Саба шәһәр җирлеге,

5.      Шәрәфетдинов Фаил, Саба шәһәр җирлеге,

6.      Хафизов Рәдис, Шәмәрдән авыл җирлеге,

7.      Харитонов Радмир, Сатыш авыл җирлеге,

8.      Фәсхетдинов Рөстәм, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Кичә, 2019 нчы елның 1 нче декабрендә, Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында турнирның финалы узды. Турнир 1х1 форматында, төркем системасы буенча үткәрелде. Турнир нәтиҗәләре буенча турнирда катнашучылар түбәндәге призлы урыннарга лаек булдылар:

1 урын – Кәримуллин Илфан, Саба шәһәр җирлеге,

2 урын-Мөхәммәтшин Айнур, Саба шәһәр җирлеге,

3 урын-Хафизов Рәдис, Шәмәрдән авыл җирлеге.

Барлык финалистларга дипломнарны, призерларга бүләкләрне  Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов тапшырды.

Шулай УК, «Бердәм Россия» партиясенең Саба җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Фәрит Зарипов Саба муниципаль районында киберспортны үстерү максатыннан җиһаз сатып алу өчен «Бердәм Россия» партиясенең Саба җирле бүлекчәсенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы исеменнән сертификат тапшырды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев