Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы Кубогының беренче этабы, Советлар Союзы Герое Закиров Гали Закир улына багышланган Җиңү Кубогы этабы

6 февральдә "Сабантуй" комплексында конкур буенча Саба муниципаль районы Кубогының беренче этабы һәм Советлар Союзы Герое Г.З. Закировка багышланган Җиңү Кубогы этабы узды. Ярышта Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Вятка Аланы шәһәрләреннән, Тукай һәм Саба районнарыннан спортчылар катнаштылар.

Ярышта  мәртәбәле кунаклар  Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, "Сабантуй" спорт  мәктәбе директоры Габдулманов Рамил Нурулла улы, ярышларның баш хөкемдары  Есаян Аркадий Гургенович катнаштылар.

Җиңүчеләр һәм призерлар::

1 нче маршрутның биеклеге 120 см. га кадәр "Открытый класс "

1 урын-Ахмитшина Кира " Эспери" атында (Байлар Сабасы)

2 урын- Ахмитшина Кира "Алина" атында (Байлар Сабасы))

3 урын - Есаян Аркадий (Краснодар).

2 нче маршрутның биеклеге 115 см. га кадәр "Юноши".

1 урын- Әхмәтвәлиев Айрат, "Калахан" атында (Байлар Сабасы)

2 урын -Кондратьева Анжелика, Яр Чаллы шәһәре Джумболай атында

3 нче маршрутның биеклеге 110 см. га кадәр " Дети".

1 урын - Стешова Владислава, "Каппучино" (Вятка Аланы)

4 нче маршрут биеклеге 100 см. га кадәр " Ачык класс ".

1 урын-Бәширова Ирина, "Сабрина" атында (Байлар Сабасы)

2 урын-Хәйруллина Эльвира, "Диспозиция" атында (Түбән Кама шәһәре)

3 урын-Хәйбиев Әнис, "Атаман" атында (Байлар Сабасы).

Җиңүчеләр һәм призерлар диплом, медаль, кубок, спонсорлардан кыйммәтле бүләкләр, ә аларның атлары розетка белән бүләкләнде. Ярышларның төп иганәчесе -  ООО"Бранко Рус" компаниясе.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев