Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды

31 гыйнвар көнне Сатыш авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышы узды. Утырышны Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Айнур Халиев алып барды. Яшьләр парламенты утырышында көн тәртибендәге 4 мәсьәлә каралды:

1.         Яшьләр парламенты Рәисе урынбасарларын сайлау.

2.         Яшьләр парламентының җаваплы секретарен сайлау.

3.         Яшьләр парламенты комиссияләрен төзү.

4.         Яшьләр парламенты комиссияләре рәисләрен һәм әгъзаларын сайлау.

Беренче утырыш нәтиҗәләре буенча, Яшьләр парламенты рәисе урынбасарлары итеп Альберт Вәлиев (Шәмәрдән авыл җирлеге) һәм Алинә Гарифуллина (Тимершык авыл җирлеге) сайланды, җаваплы секретарь итеп Алисә Гомәрова (Шәмәрдән авыл җирлеге) сайланды.

Яшьләр парламенты әгъзалары карары буенча 5 комиссия төзелде:

1.         Мәгариф буенча Комиссия;

2.         Мәдәният буенча комиссия;

3.         Авыл хуҗалыгы буенча комиссия;

4.         Техник үсеш буенча комиссия,

5.         Спорт һәм туризм буенча комиссия.

* Мәгариф комиссиясе рәисе итеп Антон Никифоров сайланды (Саба шәһәр җирлеге),

* Мәгариф буенча комиссия әгъзасы - Алинә Вәлиева (Килдебәк авыл җирлеге);

• Мәдәният буенча комиссия рәисе - Фаил Шәфигуллин (Сатыш авыл җирлеге),

* Мәдәният буенча комиссия әгъзасы - Адилә Хәбибуллина (Тимершык авыл җирлеге);

• Авыл хуҗалыгы буенча комиссия рәисе - Булат Мәүлетов (Түбән Шытсу авыл җирлеге),

* Авыл хуҗалыгы буенча комиссия әгъзасы - Рамил Тимербаев (Олы Шыңар авыл җирлеге);

* Техник үсеш буенча комиссия рәисе - Ринат Исмәгыйлев (Саба шәһәр җирлеге),

* Техник үсеш буенча комиссия әгъзасы - Гүзәл Хилалетдинова (Килдебәк авыл җирлеге).

• Спорт һәм туризм буенча комиссия рәисе - Фаридун Камолов (Саба шәһәр җирлеге),

* Спорт һәм туризм комиссиясе әгъзасы итеп Дилүс Закиров (Югары Симет авыл җирлеге) сайланды.

Эшләрендә уңышлар телибез!

 

Фото: Фәридә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев