Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы Яшь Гвардиячеләре акциягә старт бирделәр

“Бердәм Рәсәй” нең “Яшь Гвардия”Саба җирле бүлекчәсенең төп бурычы-яшьләр арасында патриотик тәрбия бирү тора һәм бу юнәлеш буенча зур эш алып барыла.

Саба җирле бүлегенең Яшь Гвардиячеләр инициативасы белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә старт бирелде. Мондый чара Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендә узды. Яшь гвардиячеләр 100 дән артык георгий тасмасын тараттылар һәм якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Әлеге акция Саба районында “Бердәм Рәсәй” нең “Яшь Гвардия”Саба җирле бүлекчәсе инициативасы белән ел саен үткәрелә. Акция 9 майда тәмамлана һәм шул вакытка кадәр активистлар 1000 нән артык тасма таратырга ниятли.

Киләсе чара, 26 апрель көнне Шәмәрдән бистәсендә һәм 29 апрель көнне Байлар Сабасында узачак дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X