Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районының хезмәт коллективлары ир-атлары арасында волейбол чемпионатының уеннары

2018 елның 23 апрелендә Байлар Сабасы спорт комплексында Саба муниципаль районының волейбол буенча хезмәт коллективлары ир-ат командалары арасында чемпионатның йомгаклау уеннары һәм бүләкләү тантанасы узды.

Бүләкләү тантанасын Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе, Марат Рашатович Ишниязов уздырды. Номинациясендә «Иң яхшы уенчы» номинациясендә  бүләкләнделәр: Рафаэль Латипов РЭС командасы, Мөхәммәтҗанов Фәнис ЯШЬЛЕК командасы, Мөхәммәтҗанов Илназ САБЫГАЗ командасы, Руслан Шәрәфиев ШЛПУМГ командасы. Чемпионатының нәтиҗәләре:

1 урын ШЛПУМГ командасы

2 урын САБЫГАЗ  командасы

3 урын  ЯШЬЛЕК  командасы

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез  3 май көнне 19:00 сәгатьтә Байлар Сабасы  спорт комплексындаЧемпионатның Суперфиналы узачак. Барлык җанатарларны кызыклы  уеннарны карарга чакырабыз.

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

Фото:http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев