Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба район үзәк хастаханәсендә пациентларны МКДЦ кардиологы кабул итәчәк

27 октябрьдә «Саба район үзәк хастаханәсендә» «Төбәкара клиник-диагностика үзәгеннән» (МКДЦ) кардиологы кабул итү планлаштырыла. Кардиолог шулай ук йөрәк эхокардиоскопиясен (эхо - кс) тикшерүне үткәрәчәк.

 Кабул итүгә һәм тикшерүгә эләгү өчен, Саба район үзәк  хастаханәсендә алдан участок терапевтында һәм кардиологында  тикшерү узарга кирәк. Башта пациент үз участок терапевты янына килә. Планлы коронарография үткәрү кирәк булган очракта, кардиологка юллама языла. Әгәр тикшерү вакытында Саба район үзәк хастаханәсе кардиологы планлы коронарография үткәрүгә күрсәтмәләрне раслый икән, ул әлеге пациентны 27 октябрьдә Саба район үзәк  хастаханәсе базасында узачак МКДЦ кардиологына тикшерүгә җибәрә (коронарография МКДЦда үткәрелә).

Югарыда күрсәтелгән  белгечләргә  алдан язылуны сорыйбыз.

 

Район үзәк хастаханәсенең матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев