Саба районында «Ел студенты - 2024» премиясенең гариза бирү компаниясе старт алды
Урта һәм югары белем бирү программамалары һәм читтән торып укып белем алучы барлык актив, максатчан һәм талантлы студентларны «Ел студенты - 2024» премиясендә катнашырга чакырабыз.
Премия түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнә:
-Гран-при «Ел студенты»
-«Елның яшь галиме »
-«Ел программисты»
-«Ел волонтеры»
-«Иң яхшы мәглүмати яктыртучы».
-«Иң яхшы спортчы»
- «Иҗади шәхес"
Премия ике этапта уза:
1нче этап: Гариза тутырып җибәрү.
Катнашу өчен сезгә түбәндәге материалларны бирергә кирәк:
- Тутырылган заявка ( 1нче кушымта).
- Һичшиксез аны имзалагыз һәм WhatsApp ка үзегезнең телефон номерыгызны күрсәтегез.
- Озынлыгы 1 минуттан да артмаган видео - визитка ( төшерү формасы горизонталь)
- Призентация өчен фото (кимендә 3)
- Диплом, рәхмәт хатлары һәм башка уңышларыгызның сканерлы күчерелмәләре ( кимендә 5 файл)
Барлык документларны оештыручы комитетка yashlek1994@mail.ru адресы буенча җибәрегез.
Игътибар! Гаризалар 2025 елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителә. Әлеге этап нәтиҗәләре буенча һәр категориядә номинантлар билгеләнәчәк.
2 нче этап: Бүләкләү тантанас!
Бу этапта номинацияләрдә катнашучыларны тәкъдим итү , шулай ук лауреатларны һәм җиңүчеләрне игълан итү тантанасы узачак.
Тантананы уздыру көне соңрак игълан ителәчәк.
Үзегезне күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! "Ел студенты - 2024" премиясендә катнашыгыз һәм үзегезнең иң яхшылар арасында икәнегезне исбатлагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев