Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында Камаллар нәселе яши

Шәҗәрә – буыннар чылбыры

  Районыбызның оешма-пред­при­ятиеләре арасында  “Буыннар тарихы – гаилә ядкаре” дип аталган шәҗәрә фестивале игълан ителү нәсел-нәсәбе белән кызыксынуы көчле булганнарга  үзләренең буын чылбырларын тагын да   барлап,  тарих төпкелләрендә ныграк актарынуга этәрде. Тумышы белән Курсабаш авылыннан булган,  Керәнне авылында яшәүче  Рәмзия  Сафина һәм аның якыннары  да әлеге фестивальдә катнашып,  үзләренең тарихи ядкарьләрен янәдән барладылар.  

 

Туган туфрагыма күмелеп калган,

Нәсел агачымның тамырлары.

Ул тамырлар җирдә  сабыр гына

Көтеп яткан безнең кагылганны.

Нәкъ шигъри юллардагыча, Исламгали нәселе тамырлары да тарих пәрдәсен күтәреп,  сабыр гына кагылганны көтеп яткандыр да,  әби-бабаларының  үзләренең исемнәрен онытмаганнарына, бу­ын­нар чылбырын саклап яшә­гән­нәренә  рухлары  шаттыр  кебек.

  “Энем Рәдиф – Курсабаш авы­лының хәзрәте, авыл­даш­ларның матди ярдәме белән, авылыбызның метрика китабын эшләтте, нәселебезгә кагылышлы күп мәгълүматларны шул  кенәгәләрдән таптык. Шәҗәрә  фестивале өчен әни ягыннан  нәсел чылбырын барладык. Әниебезнең  нәсел чылбыры әтисе 1896 елгы  Исламгали бабайдан башланып,  аннары   Тимергали (1870) , Баһаветдин (1834),  Шәмсетдин, Госман, Мортаза бабайлар белән дәвам итә. Кызганыч, Мортаза бабайдан соң әлегә  башка мәгълүматларны тапмадык.  Ислам­гали һәм Тимергали  бабайлар Курсабашта җирләнгәннәр», – дип сөйли Рәмзия Сафина.  

Исламгали бабай

Унтугызынчы гасыр ахырында дөньяга килгән Исламгали  Тимергалиевның белеме  7сыйныф кына булса да, заманы өчен бик укымышлы, диндар кеше була. Башта хәрби хезмәткә алынып, аннан фин, япон, Бөек Ватан сугышында катнаша. Унбер ел сугышта йөргәннән соң контузия алып, култык таягы белән кайта.

“Бабайны  бик яхшы хәтерлим. Озын буйлы, киң җилкәле, бик  ыспай кеше иде. Алар гомер буе кәҗә асрадылар.  Кәҗә абзарлары да үзе бер йортны хәтерләтә, абзар алдында шүрлекләре, шкафы булган аерым бер урыны да бар иде. Дин тыелган чорда бабай сарайга калын итеп салам түшәп,  авыл картлары шунда җыелып намаз укый торган булганнар. Гаетләрне дә шунда уздырганнар. Дини  китапларны яшереп саклаганнар.  Мин бәләкәй вакытта бабай янына  авыл әбиләре килеп, аннан нәрсә дә булса  укуын үтенәләр иде.  Бабай аларга гарәпчә язылган  “Сак-Сок”,  “Йосыф-Зөләйха”  китапларын укыган булган. Ул вакытта мин аның нинди китаплар икәнлеген аңламаганмын. Мәктәптә укый башлагач, әлеге борынгы язмаларны каядыр ишеткәнем барлыгы исемә төште. Баксаң,  бабай укыганда  самими күңелемә уелып калганнар икән”, – дип искә ала бабасы турында оныгы Рәмзия Сафина.

Исламгали  Арча районы Си­кертән  авылы кызы  Өм­ме­гөлсем белән гаилә корып, 14 балага гомер бирәләр.  Ни кызганыч, аларның 6сы гына исән-сау үсә.  1940 елның көзендә, олы уллары Миннислам сарыкларның баш санын  барлау өчен абзарга кереп шырпы яндыра. Шуннан корыган чыршы ылысларына ут кабып, бөтен йорт-җир янып бетә. Ишле гаилә кара көздә урамда кала. Үзләреннән  ерак кына булмаган  күп балалы   бер гаиләгә йортка керәләр. Язга чыгып, чәчүләр беткәч, өй салу нияте белән яшәгәндә, сугыш башлана.  Исламгали абзый да, олы улы Миннислам  да  сугышка китә.  Сугыш бетеп, әтиләре кире әйләнеп кайтканчы гаилә шул йортта яши.  Яңабаштан йорт-җир булдыралар. Исламгали бабайның бик булдыклы, тырыш кеше булганлыгы билгеле. Гаиләсен ачлыктан йолып калу өчен ул  башкорт якларына, Бурятиягә итек басарга  чыгып китә. Оста тегүче булуы да авыл халкына зур ярдәм итә. Бер олы кеше пәлтәсеннән ике балага  өс киеме  тегеп авылдашларын сөендерә.  “Зингер” машинасы әле дә оныкларында бик кадерле ядкарьләрнең берсе булып  саклана.  Гомер буе  алар өендә келтер-келтер машина тавышы яңгырап тора. Кәҗә сөтеннән май язып, Чүриле базарына алып барып сата. Авылда туры сүзле, гадел кеше булуы белән хөрмәт казанган  Исламгалигә  еш кына киңәш сорап килә торган булалар.

Сугыштан соң бригадир, кладовщик, колхоз рәисе булып эшли. 

“Бабайның беренче чиратта авылны динле итәсе, дини гыйлем таратасы килә.  Рәис булып эшләү теләге булмаганлыктан, башка чарасы калмый:  иптәшләре белән махсус  сөйләшеп, үзенә  гаепсез килеш  яла яктыра. Колхоз рәисе буларак кылынган  “гаебен” төр­мәгә утыртмаслык, гаиләсенә зыян килмәслек итеп эшли. Аны  әлбәттә, эшеннән алалар, әмма бабай теләгенә ирешә: авылда динне торгызып, муллалык вазифасын  башкара”, – дип искә ала Рәмзия.

 Сугыштан соң да илгә тиз генә җиңеллек килми.  Авыл халкы Исламгалигә  бер яктан   тегеп  киендергәне өчен рәхмәтле булса, икенчедән, кладовщик  булып эшләгәндә кешегә мәрхәмәтле булганлыгы өчен  бик хәерхаклы була.   Чөнки ул ачлыктан бик интеккән  кешеләргә кесәсенә  1 уч ашлык салып  алып кайтып бирә торган була. Әмма үзенең келәтендә бер уч  икмәк тә тотмый.

"Бабайның өе заманына күрә шактый нык йорт иде.  Аны соңрак колхоз сатып алды. Мин һаман да балачагым хатирәләре сакланган әлеге йорт  яныннан тыныч кына үтеп китә алмыйм. Әби белән бабай да кайдадыр шунда  кәҗә абзарына йөридер кебек. Бүгенге көндә  алты баласының берсе дә   исән түгел. Иң төпчекләре – әнием Мәдхия, 1938 елгы иде. Өч ел элек вафат булды”, – ди Рәмзия.

Өммегөлсем әби 

Ул 1899 елда  Сикертәндә бик дини гаиләдә туган.   Өм­ме­гөлсемнең әтисе  Тә­һа­вет­диннең  кызын Саба районы Курсабаш авылындагы  диндар егеткә кияүгә  бирүе һич очраклы түгел. Ул елларда Камалетдиновлар  динле, укымышлы гаилә буларак билгеле булса, соңрак әлеге нәсел татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург, публицист Галиәсгар Камал белән таныла. Чөнки Өммегөлсем белән Галиәсгар Ка­малетдиновларның әтиләре Тә­һа­ветдин белән Галиәкбәр  берту­ган  булалар.

 Туганнан туышкан кыз белән егет   икесе дә дини мохиттә тәрбияләнеп үсәләр. Га­лиәсгарне   бик тә мулла итеп күрәселәре  килә.  Аны димләп бер дин әһеле кызына өйләндерәләр. Әмма мәхәббәтсез башланган гаилә учагы озак дөрләми. Яшь пар аерылышып, Галиәсгар яраткан кешесенә өйләнә. Улын мулла итеп күрергә теләгән атасының ихтыярына каршы килеп, Г. Камал үзен халыкны агарту эшенә багышлый. 

1901 елда ул китап бастыру һәм тарату эше буенча "Мәгариф көтебханәсе" дигән җәмгыять  оештыра  һәм 1905 елга кадәр аның белән җитәкчелек итә. "Фестивальгә әзерләнү барышында  Галиәсгар Камалның Сикертән авылындагы музеенда булдык. Туганнарыбыз белән җыелып, әбиебезнең кендек каны тамган нигездә, ул йөргән сукмакларга басып  йөрү күзләребезгә яшь китерде.  Әлеге нигезнең ташлары җыелып,   ул урынга истәлек тактасы  куелган. Музей белән танышып, хатирәләргә бирелеп, бик тәэсирле сәяхәттә булып кайттык", – дип сөйли Рәмзия Сафина.

Сынаулы язмыш

Өммегөлсем белән Ис­лам­галинең балалары – Миннислам (сугышта һәлак була), Миңнеәхмәт, Тәнзилә, Марсель, Гөлсәрия, Мәдхия һәрберсе илгә-көнгә игелекле булып үсәләр.  Төпчекләре  Мәдхиягә бишектән үк күп сынауларны кичерергә туры килә.  Сабый 9 айлык вакытта кызамык белән авырый һәм Мәдхиянең бер күзе сукыр кала.  Тырышлыгы, уңганлыгы, сабырлыгы белән өлге булган кыз үзенә тиң ярын табып, 1962 елда авылдашы Рифкать  белән гаилә коралар. Сигез бала тәрбияләп үстерәләр. 

"Әниебез  инвалидлык та алмыйча, гомер буе фермада эшләп, 51 яшендә пенсиягә чыкты.   Кызганыч, әтиебезнең гомере кыска булды. 1991 елда  49 яшендә кинәт вафат булды", – дип сөйли Рәмзия.

1993 елда аларны кабат язмыш сынавы сагалый: җәйнең чел­ләсендә йорт-җирләре, бөртекләп җыйган мал-мөлкәтләре барысы да  көлгә әйләнә. Авыл­даш­ларының  зур ярдәме белән йорт-җирне яңабаштан торгызалар.  Әмма 1996 елда  гаиләгә кабат  зур бәла килә: әле салынып та бетмәгән, обойлар да ябыштырылмаган йортны тагын ялкын ала. 

"Кызганыч, шу­шы янгыннарда бик күп тарихи  истәлекләребез юкка чыкты. Бабайның орден-медальләре,  ис­­тәлеккә бер фоторәсеме дә калмады.  Әниебез өй салуда булышканнары өчен бакыйлыкка күчкәнче  авыл халкына рәхмәт укыды. Чөнки бөтен эшне өмә белән, күмәкләп башкардык.  Шунсыз булмый иде", – ди Рәмзия.

Мәдәни тормыш  сагында

Рәмзия Сафина бүгенге көндә Керәнне авылында гаиләсе белән матур гомер кичерә, тормыш иптәше Альберт  белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр.  Унбиш ел Югары Утар  балалар йорты-интернатында тәрбияче  булып эшләгәннән соң, өч ел элек  авыл клубына мөдир булып урнашкан. Нинди генә вазифага алынса да   матур нәтиҗә өчен эшләүче Рәмзия Рифкать кызы бүген мәдәният дип яна. Авылда мәдәни тормышны җанландырырга,  халыкны   чараларга тартырга дип җан атып эшли.   Әлбәттә, әлеге, җаваплы да, авыр да йөкне үзешчән-сәнгатьне яратучы гаиләсе  белән бергәләп тарталар. Борынгы матур йолаларны торгызу, аны яшь буынга  җиткерүдә   Галиәсгар Камаллар нә­­селенең дәвамчысы булган Рәм­зиянең өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев