Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Саба районында коточкыч юл һәлакәте

Бүген көн уртасында юлының Казан-Саба юлының Көек карьерына кереп китә торган чатында үлемгә китергән коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды

Бүген  көн  уртасында юлының Казан-Саба юлының Көек  карьерына  кереп  китә торган  чатында  үлемгә китергән коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча шул чатка  җитәрәк  җиңел  автомобиль үзеннән  алда баручы транспорт чарасын  узып  китү  өчен  каршы як полосага чыккан һәм сулга борылучы  “Газель” белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә ике  машинага да  ут каба. Авария нәтиҗәсендә бер кеше урында ук һәлак була, икесе авыр хәлдә район хастаханәсенә озатыла.

Хәзер һәлакәт  урынында  экспертлар  эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев