Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы «Ак калфак»лылары Нәсфия һәм Раушан Хәмитовлар гаиләсендә кунакта булды

17 декабрь көнне Саба районы Юлбат авылында җирле Ак калфак оешмасының күчмә утырышы узды. Шушы авылның иң уңган, тырыш гаиләләренең берсе — Нәсфия һәм Раушан Хәмитовлар гаиләсе ак калфаклы ханымнарны үзләренә кунакка дәште.

Өлкәннәрне хөрмәт итеп, төп нигез җылысын саклап яшәүче бу кунакчыл гаилә өч кыз бала тәрбияләп үстерә. Татар гаиләсенә хас тәрбиялелек, тыйнаклык, уңганлык бизи бу кызларны. Инде үсеп килүче ике онык та шушы матур сыйфатларны үзендә булдырыр, аларны тагын да баетып, киләчәк буынга тапшырыр дигән ышанычка җирле нигез бар. Бу көнне гаиләләрендә сакланып килүче кадерле ядкарьләр — борынгы сөлгеләр, эленгеләр белән дә таныштырдылар, төрле авыллардан килгән ханымнарны яңа һөнәрләргә дә өйрәттеләр.

Әле генә Удмуртиядә булып кайткан Ләйсән Билалова үзенең кичерешләре белән уртаклашты. Чит милләтләр арасында үз йөзен югалтмаган, затлы нәселнең лаеклы дәвамчылары булган милләттәшләребез турында һәркем йотлыгып тыңлады. Әңгәмә милли ризыклардан сыгылып торган чәй табыны артында дәвам итте. Милләтебезнең нигезе булган, гореф — гадәтләребезне саклап яшәүче мондый гаиләләребез тагын да күбрәк булсын иде!

Фото: http://tatar-congress.org
http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев