Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Факел» - үзешчән иҗат коллективларының корпоратив фестивалендә катнашты

15 октябрь көнендә Казан шәһәренең "Деревня Универсиады" концерт залында "Газпром" ААҖ "Факел" корпоратив фестиваль-конкурсының 1 нче туры узды. Бу фестивальдә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары - "Экспромт" бию коллективы (җит. Гыймадиева Т. Г.), Давыдова Аделина (хореография-соло номинациясе), Вафина Зилә (вокал номинациясе) катнашты.

17 октябрьдә "Газпром" Факел "ГАҖ корпоратив фестивале кысаларында, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында, "Балалар - балаларга" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Анда Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы  - "Экспромт" бию коллективы да катнашты.

Ә 18 октябрь көнендә "Деревня Универсиады" концертлар залында "Газпром" ААҖ корпоратив фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурста төрле шәһәрләрдән (Волгоград, С-Петербург, Мәскәү, Краснодар, Махачкал, Саратов, Әстерхан, Оренбург, Уфа, Түбән Новгород һ.б.) Россия төбәкләре һәм күрше республикалар (Белорус, Кыргыз) иҗат коллективлары вәкилләре катнашты. "Трансгаз Казан" предприятиесен Казан шәһәре, Балтач авылы һәм Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы укучылары, солистлары һәм коллективлары тәкъдим итте. Вафина З. эстрада вокал номинациясендә I дәрәҗә Лауреат, солистка Давыдова А. III дәрәҗә Лауреат, "Экспромт" хореография коллективы II урынга  хэм махсус призга Артекка юллама белэн булэклэнде.  Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев