Саба районы балаларның техник иҗат юнәлешен үстерүдә иң яхшы эшләүче районнар исемлегенә керде
27-28 апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә республикакүләм техник иҗат фестивале үтте.
Безнең район укучылары әлеге фестиваль кысаларында узучы күп төрдәге ярышларда катнаштылар. Нәтиҗәдә, сәламәтлекләре чикле балалар арасында узучы авиамодель ярышларында Кызыл Мишәдә урнашкан интернат-мәктәп укучылары 1, 2 урыннар алуга ирештеләр. Юлбат төп мәктәбе укучысы Бөтенроссия робот техникасы олимпиадасының республика турында катнашып 3 урынга чыкты. Гомумән, уку елы дәвамында балалар өчен техник иҗат өлкәсендә узучы республикакүләм бәйге, ярышларда безнең укучыларыбыз һәрдаим катнашып килде, призлы урыннар яуланды. Техник иҗат юнәлешен үстерүдәге Балалар Иҗат үзәге һәм район мәктәпләренең еллык уртак эшчәнлеге һәм фестиваль нәтиҗәләре буенча безнең район Лауреат булуга иреште һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев