Саба районы командасы «Готов к труду и обороне» - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә
22-23 сентябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагере базасында «Готов к труду и обороне»(ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының җәйге фестивале узды.
Фестивальдә Татарстан Республикасының 38 районы катнашты,шул исәптән Саба муниципаль районы җыелма командасы да бар иде. Район командасы составына: Хабирова Лиана; Солтанов Айназ; Сафиуллина Наргиза; Шакиров Рамил; Вайисов Улугбек; Валиуллин Азат ; Хабибуллин Данил ; Шигабутдинов Ильяс ; Миннигулов Амин ; Мухтасимов Хамит керделәр. Фестиваль нәтиҗәләре соңрак, барлык нәтиҗәләр чыгарганнан соң билгеле булачак.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев