Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан, мәдәният хезмәткәрләре өчен күңелле бәйрәм

Өлкәннәр көне уңаеннан, 30 сентябрь көнне, Саба районы мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан, мәдәният хезмәткәрләре өчен күңелле бәйрәм оештырылды.

70 кә якын лаеклы ялга чыккан хезмәткәр әлеге чарада катнаштылар. Иң беренче итеп хөрмәтле кунаклар Сатыш авылы мәдрәсә музеенды экскурсияда булдылар. Алар өчен эчтәлекле экскурсия оештырылды. Яңа ачылган музей белән танышып, үзләренең соклануларын яшермәделәр. Соңыннан, Сатыш авылы клубына барып матур табыннар артына утырып мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган җырларны, биюләрне, гармун моңнарын кунаклар җылы кабул иттеләр. Бәйрәм азагында, үзләренен шулай зурлап бәйрәмгә чакырган һәм бер-берсе белән очраштырган өчен зур рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә дә очрашырга язсын дигән теләкләрдә калдылар.

(Мәдәният бүлеге)

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев