Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында авыл хезмәтчәннәрен котладылар

Районнарда кыр эшләре төгәлләнүгә бәйле рәвештә, бер-бер артлы уңыш бәйрәмнәре уза, аларда республика халкын көн саен кирәкле икмәк, яшелчә, сөт, ит һәм башка продукция белән тәэмин итүчеләрне котлыйлар.

Узган атнада Саба районында да «Уңыш – 2020» бәйрәме узды. Чарада район башлыгы Рәис Миңнеханов, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре һәм, әлбәттә, авыл хезмәтчәннәре үзләре катнашты.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов Саба районының терлекчелек буенча бүген дә алдынгылар рәтендә булуын билгеләп үтте. "Агымдагы елның февраль аенда район беренче тапкыр көнгә 200 тонна сөт саву планкасын узып китте. Бүгенге көндә тулаем савым көнгә 210 тонна тәшкил итә, ә бер сыердан савым 22,8 кг тәшкил итә. Игенчеләр өчен дә ел шактый уңышлы булды. Җитәрлек күләмдә сусыл азык әзерләнде, ә бөртеклеләр уңышы – бер гектардан 36,5 центнер тәшкил итте", - дип сөйләде Рәис Миңнеханов.

Уңыш бәйрәмендә хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатлары, Дипломнар, Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды. Шулай ук гомер буе аграр тармакта эшләгән ветераннарны һәм авылда эшләүче яшь белгечләрне дә котладылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, районда бүгенге көнгә 24,6 мең гектардан 89,7 мең тонна уңыш җыелган, уңдырышлылык 36,5 ц/га тәшкил итә.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев