Узган тәүлектә Саба районында коронавирус йоктыруның 6 яңа очрагы теркәлгән
Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 266 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 6 очрагы Саба районында.
Агымдагы елның 3 апреленә булган мәгълүмат буенча, узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 266 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 6 очрагы Саба районында. 350 кеше ковидтан терелгән.
Чир йоктырган 266 кешенең 49ы хастаханәдә дәвалана. Бу турыда республиканың Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.
Иң күп авыручылар Казан (92),Чаллы (49), Яшел Үзән (15), Түбән Кама (14) һәм Лениногорск (12) районнарында теркәлгән.
Пандемия башланганнан алып Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 138 052 очрагы рәсми рәвештә расланган. Шул ук вакытта ковидтан 130 134 кеше терелгән.
Ике елда 1 881 кеше коронавирустан үлгән, ә узган тәүлектә дүрт кеше шул чир корбаны булган. Алар - 1959, 1956, 1940 елларда туган өч ир-ат һәм 1940 елда туган хатын-кыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев