Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районыннан Батыршина Зилә Германияда юниорлар арасында дөнья рекордын куйды

23-28 июнь көннәрендә Германиянең Зуль шәһәрендә юниорлар арасында ISSF дөнья кубогына стендлы ату буенча ярышлар узды. Стендлы ату буенча Россия җыелма командасында Татарстаннан барлыгы биш спортчы катнашты. Алар арасында “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спорт мастерына кандидат – Батыршина Зилә дә бар иде.

Стендлы ату буенча дөнья кубогының юниорлар командасында җиңүче дип Саба районы кызы Зилә Батыршина танылды. Россия җыелма командасын шулай ук Анна Жаднова һәм Елена Бухонова яклады.

Гомумән алганда, кызлар барлыгы 308 очко җыеп, юниорлар арасында дөнья рекордын куйдылар. Көмеш медальгә ия булган – кытайлар җиңүчеләрдән 6 очкога, 3 нче урынга лаек булучы –Һиндстан 14 очкога калышты.

Шәхси турнирда Зилә пьедесталга менәргә аз гына калышты. Күнегүдә 125 мишеньның 110на тидереп, ул шулай ук юниорлар арасында дөнья рекордын куйды, ләкин финалда дүртенче урында калды.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев