Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында йөз меңне 12 ана алган

Татарстан Хөкүмәте бала туган өчен бер тапкыр түләнә торган пособие алучылар исемлегенә шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүче хатын-кызларны да кертте.

Моңа кадәр яңалык кимендә өч ел авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга гына кагыла иде. Шулай итеп, хәзер 25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач бирелә торган 100 мең сум күләмендә түләүне Байлар Сабасында яшәүчеләр дә алу хокукына ия булды. Карар 2018 елның 1 гыйнварыннан соң балалары туган һәм язмада күрсәтелгән категориягә керүче аналарга кагыла. Республика матди ярдәм үзәгенең Саба филиалы җитәкчесе Фирдәвес Галиева хәбәр иткәнчә, районда буенча ел башыннан 50 мең сум күләмендәге түләүне – 37 ана, 100 мең сумны 12 ана алган. Гаиләдәге җан башына туры килгән керем 13713 сумнан артмаган очракта беренче балага ай саен 1,5 яше тулганчы каралган пособие (8490 сум тәшкил итә) бирүне сорап 50 кеше мөрәҗәгать иткән. Әлеге пособие дә 2018 елның 1 гыйнварыннан бирелә башлады. Закон икенче балага кагылмый. Әмма гаиләдә икенче бала туган очракта аның өчен каралган ана капиталын быелдан ай саен өлешләп алу мөмкинлеге тудырылды. Моннан 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче балалары туган гаиләләр генә файдалана ала.

Фото: https://pixabay.com | Profile

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев