Саба Сабантуенда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең аерым мәйданчыгы эшләде
Елның 365 көнендә хезмәттә булган районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Сабантуйга ныклы әзерлек белән килеп, аерым агросәнәгать комплексы мәйданчыгы булдырганнар иде.
Кунаклар иң элек биредә күп санлы заманча терлек азыгы әзерләү һәм җыйнап алу техникасы күргәзмәсе белән таныштылар. “Быел тагын да үзенчәлекле итеп оештырырга тырыштык. Заманча төрләре белән беррәттән, элекке елларда кулланылган авыл хуҗалыгы техникасы белән танышу мөмкинлеге булдырдык. Мәсәлән, Казанчы Бигәнәй авылында яшәүче Рәшит абый Ибраһимов чирәм җирләрне күтәрүдә катнашкан кеше. Аның 1968-2010 елларда эшләгән сукасын буяп, бирегә урнаштырдык. Сука бүген дә кулланышка яраклы хәлдә әле. Шул заманның “ХТЗ Т–74” тракторы, “ГАЗ –63” машинасы һәм башка төр авыл хуҗалыгы техникасы белән танышырга мөмкин”, –диде АПК хезмәтчәннәре профсоюзының район оешмасы рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова. Һәрбер хуҗалык кунакларны милли ризыклар, ныклы оешканлык, зур әзерлек белән каршы алдылар. Курсабашлылар авыл катыгы белән сыйласалар, хәтта мичтә пешкән бәрәңгедән дә авыз итәргә мөмкин иде. “Сабантуйны лаеклы төстә каршылыйбыз. Быел яз иртә килгәнлектән, чәчүләрне дә үз вакытында тәмамладык. Инде тишелешләре белән куандыралар. Сөт җитештерүгә килгәндә, дүрт айлык нәтиҗәләр буенча 7 процент үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгында эш бер минутка да тукталып тормый. Бүгенге көндә сенажга күпъеллыклар чабыла”, –ди “Курсабаш” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Җиһаншин.
Бәйрәмдә язгы кыр эшләренә йомгак ясап, районның иң яшь механизаторы – Килдебәк бригадасында 320 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарган 17 яшьлек Айназ Әгъләмовны сәхнә түренә чакырып хөрмәтләделәр.
Бәйрәм башлануга төрле спорт уеннарына старт бирелде. Һәрбер хуҗалык балалар, өлкәннәр өчен күп төрле кызыклы уеннар тәкъдим итте. Хатын-кызларыбыз да ир-атлардан калышмыйча, үзләренең нык бәдәнле булуларын күрсәттеләр. Мәсәлән, “Игенче” хуҗалыгыннан Айсылу Галимова 16 килограммлы герне 35 тапкыр күтәреп, 1урынны яулады. “Илле тапкыр күтәргән чакларым да бар иде. Бүгенгесе зур күрсәткеч түгел. Сабантуйда ел саен төрле уеннарда катнашам. Гер күтәрергә кул көче кирәк. Әллә ни сере юк. Сабантуйларда хатын-кызлар көрәшендә батыр калып, 2-3 тәкә алганым бар”, –ди Айсылу ханым. Бүләкләр уйнату башлангач, әлеге мәйданчык тагын да җанланып, халык сәхнә янына ашыкты. Учак белән казан, арба, тегермән, газ плитәсе, төрле инструментлар җыелмасы, печән чапкыч һәм башка бик күп бүләкләр белән беррәттән, хәтта сарык, бозау һәм тай бар иде. Бәйрәмне сәхнә остасы Зөлфәт Фәхретдинов алып барып, мәйданны талантлы җырчылар Алинә һәм Азат Кәримовлар, районыбыз һәвәскәрләре чыгышлары ямьләде.
#летовТатарстане
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев