Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба сабантуенда быел беренче тапкыр авырлык аскан кылыч күтәрү ярышы үткәрелде

Саба Сабантуена килүчеләр быел беренче тапкыр гына үткәрелгән уеннарда да бик теләп көчләрен сынадылар. Шундыйларның берсе булган авырлык аскан кылыч күтәрү ярышын “Саида” һәм “Саба мендәрләре” оешмалары үткәрде.

    Социаль эшмәкәр,   «Саба мендәре» остаханәсе оештыручысы Фәрит Вафин бу уенны беренче тапкыр Чиләбе өлкәсе Сабантуенда күрә һәм катнашып җиңүче дә була.

“Король Артур кылычы турындагы легенданы күпләр беләдер. Бу уен нигезендә шул легенда ята. Тоткасы кылыч сабын хәтерләткән чылбырга авырлык асыла. Шуны берничә секунд дәвамында, бер кул белән, җирдән аерылырлык итеп күтәреп торырга кирәк. Авырлык өстәлә бара һәм иң күпне күтәрүче җиңү яулый”,– дип аңлатты ул уен шартын.

  Уен зур кызыксыну уятты, катнашучылар шактый булды. Араларында Руслан һәм Рушан Миннегулов, Улугбег Ваисов кебек исемнәре танылган спортчылар да, моңарчы бер ярышта да катнашмаучылар да бар иде.

“Башка районнар Сабантуйларында гер күтәрүдә, аркан, таяк тартышуда призлы урыннар алганым булса да, Сабада бер дә уеннарда катнашканым юк иде, шуңа көчемне сынап карарга булдым. Монда бит бернинди хәйлә юк, барысы да күз алдында, бик ошаттым бу уенны”, – диде Сабадан Фоат Фәләхов.

Нәтиҗәдә ул 92,5 килограмм авырлык күтәреп җиңүче булды.

“Фоат абый белән ярыша-ярыша күтәрдем. Ләкин ул көчлерәк булып чыкты. Шулай да мин үземнән бик канәгать. Балалар күңелен күреп кайтыйм дип кенә чыккан җирдән уенда катнашып, 2нче урын алып куйдым бит. Спорт белән шөгыльләнмим, ләкин кечкенәдән эшләп, физик яктан ныгып үскән авыл егетләре бит без!”–дип сөенечен уртаклашты Сәрдә авылыннан килгән Айнур Сабирҗанов.

Ул 90 килограмм авырлык күтәрде. 3нче урынны Шәмәрдәннән Улугбег Ваисов(85кг.) алды. Олыяздан Ильмир Фәһмиев (81,25кг.) 4нче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев