Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар Татарстан Республикасының ат ярышларында катнашты

23 еннән 26 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә ат ярышлары булып узды Әлеге ярышларга Татарстан Республикасы спортчылары һәм Рәсәй Федерациясенең башка шәһәрләреннән спортчылар кертелде.

“Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар әлеге ярышларда актив катнашты һәм яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Ахмитшина К.Н. ачык Чемпионатта  Колари атамалы атта  1 нче урынны алды ( 12 нче маршрут), 8 нче маршрутта 3 нче урынны алды.

Ачык Чемпионат ярышында Зәйнуллина Алинә Сабрина атамалы атта 3 нче маршрутта 1 нче урын, 8 нче маршрутта 1 нче урын, 12 нче маршрутта 3 нче урынны алды.

Шулай ук ачык Чемпионатта Ханзор атамалы атта Танышева Олеся  3 нче маршрутта (биеклеге 90 см) 2 урынга чыкты, 8 нче маршрутта 3 нче урынга лаек булды.

Ачык Беренчелектә “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче Әхмәтвәлиев Айрат 3нче, 8 нче, 12 нче маршрутларда Атаман атамалы атта  өч өченче урынны алды.

Спортчыларыбызны уңышлы чыгшлары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев