Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба селекция-орлыкчылык үзәгендә агачларга хирургия операциясе “ясадылар”

18-19 апрельдә Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы чакыруы буенча Йошкар-Ола Идел буе дәүләт технология университеты белгечләре Саба урман хуҗалыгының Лесхоз селекция-орлыкчылык үзәгендә бүгенге чорда актуаль технология – үсентеләрне ялгау юлы белән үстерү буенча мастер-класс үткәрделәр.

 Республика урман культуралары генетикасын кабат торгызу  юнәлешендә соңгы елларда  максатчан  эш  алып барыла. Әлеге  чара  урман утырту  сезонына әзерлек  кысаларына туры  китереп оештырылган  иде.   Министрлыкның урманнарны утырту һәм торгызу бүлеге мөдире Тимур Галиев мастер-класста аңлатканча,  агачны ялгау  берничә өлештән тора. “Прививка процессы шактый катлаулы. Технология университеты белгечләре  гомер буе шушы юнәлештә эшләгәнгәр, аның асылын беләләр, белемнәре белән уртаклашыр өчен чакырдык. Ялгау эше үсентеләр киләчәктә яхшырак үссеннәр, алардан яхшырак орлык җыелсын өчен үткәрелә. Моның өчен агачның бер өлешен кисеп  алына һәм урмандагы яхшы үскән агач ботакларга  ялгана. Бу бик четерекле эштә  хирург нечкәлеге һәм осталыгы таләп ителә. Моның нәтиҗәләре 30 көннән күренәчәк, кайсыларыдыр һәлак булачак, нигездә 80 проценты  яхшы үсеп китәр дип өметләнәбез”,– дип аңлатты белгеч.

 Урман хуҗалыгы министры урынбасары Әмир Бәдретдинов әйтүенчә, ялганган кәлшәләрдән Арча һәм Саба  урман хуҗалыкларында утыртылып, урман плантациясе барлыккак киләчәк, 10-15 елдан соң  алар яңа генетик үзенчәлекләргә ия яхшы орлык бирә башлыячак. Быел шул кәлшәләр белән урман фондында –1800 гектарда, авыл хуҗалы җирләрендә 1800 гектарда агач утыртырга җыеналар. “Нәселдәнлек үзлекләре яхшыртылган агач орлыкларына ихтыяҗ зур. Гамәлдәге плантацияләр хәзергә андый сыйфатлы орлыкларны 40  килограмм тирәсе җыю мөмкинлеге бирә. Без әлеге күрсәткечне берничә тапкыр яхшыртыга ниятлибез,  моның өчен өстәмә плантацияләр булдырырга  кирәк булачак”,–диде Әмир Бәдретдинов. Ике көн эчендә  барлыгы 500 кәлшәгә хирургик операция ясалган. Шуның 300се Арча урман хуҗалыгында утыртылачак. Шулай ук ялганган үсентеләр Кайбыч, Кайбыч, Яшел  Үзән, Саба, шәһәр яны урманчылыкларында үстереләчәк.

Ильмира Галимуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Саба  селекция-орлыкчылык үзәгендә агачларга хирургия операциясе  “ясадылар”

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев