Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба сөт заводына “террорчылар “һөҗүм итте”

Эчке министрлыгының Саба районы бүлеге “Тормыш иминлеген тәэмин итү объектларында террорлык актларына чик кую” темасына оператив өйрәнүләр үткәрде.

   Сценарийда   күрсәтелгән  вакытта бүлекнең дежур  частена “Саба   сөт  заводы” җәмгыяте бинасына таба автоматлар белән    коралланган  комуфляжлы  дүрт ир-атның йөгерүе  турында хәбәр  алына. Ату  тавышлары ишетелә. Урынга  килеп  җиткән экипаж тиешле саклык   чаралары   күреп әлеге  яшерен хәбәрнең дөреслеген  ачыклый. Шуннан  соң оператив  штаб террорчылар белән башлангыч  контакт тактикасын әзерли. Объектка  юлны ябу, камап  алу,  бина  эчендәгеләрне эвакуацияләү, юл хәрәкәтен  оештыру  төркемнәре эшкә  керешә. Бина  эченнән һәм  якындагы   йортлардан барысы 52 кеше чыгарыла, алар шартлы рәвештә Саба  аграр   көллиятенә  урнаштырыла. Шулай  ук  атыш булган  очракта  зыян    күрүчеләр өчен үзәк  хастаханә  стационарында   өстәмә рәвештә 100 койка  әзерләнә. Операциягә җәлеп  ителгәннәр барысы  да  үз бурычын  үтәде.  “Өйрәнү барышында  Саба районындагы  оператив  төркем көчләре һәм  чаралары ярдәмендә террорлык  актына  чик  кую  планына туры  китереп эш  алып  барылды.  Гражданнарның иминлеген тәэмин итүгә,терроклык акты нәтиҗәләрен  минимальләштерүгә  юнәлдерелгән  барлык  чаралар комплексы  уңышлы рәвештә гамәлгә  ашырылды”,– диде район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция майоры Сәйдәш Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев