Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саба таңнары”на – 90 яшь!

Бүген, 25 ноябрь көнне, 14:00 – 16:00 сәгатьләрдә “Дулкын” радиосында газетаның иҗат коллективы белән туры эфир аша очрашу үткәреләчәк. Шулай ук тапшыру барышын инстаграм аша карый аласыз. Безнең белән аралашуга кушылыгыз, сездән җылы фикерләр көтәбез!

undefined

 

Мөхәррир сүзе: ТАССРга –100, районыбыз оешуга 90 ел тулган мәлдә “Саба таңнары” газетасы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Нәкъ 90 ел элек – 1930 елның 25 ноябрендә газетабызның тәүге саны “Колхоз байрагы” исеме астында дөнья күрә. 90 ел дәвамында өзлексез районда булган вакыйгаларны үзенең укучысына район халкына җиткереп барды. Әлеге мәгълүматлар район халкына редакция, типография хезмәткәрләре, хәбәрчеләребез хезмәте нәтиҗәсендә барып иреште. Элеккеге чорда редакциядә 25-30 кеше хезмәт куйса, яңа технологияләр үтеп керү, эш шартлары үзгәрү сәбәпле, хәзерге көндә 10 кеше эшли. 90 ел дәверендә газетабызның исеме дә 1963 елдан “Җиңү байрагы”, 1990 елдан “Саба таңнары”, язмаларның эчтәлеге дә күпкә үзгәрде, ләкин үзенең кыйбласын югалтмады, ягъни укучысын яңалыклар, вакыйгалар, язмышлар белән таныштыруын дәвам итә. Матбугат эшчәнлеге ул үзенә күрә бер дөнья. Читтән караганда гади кебек күренсә дә, эченә кереп киткәч, кызыклы да, катлаулы да, җаваплы да хезмәт. Журналистлар һәрбер язманы, вакыйгаларны ныклап өйрәнеп, күңел җылысын биреп язса, техник хезмәткәрләр укучыны кызыксындырырлык итеп газета битенә сала. Шуңа да рәхмәтемнең иң зурысы, әлбәттә, сезгә инде, хезмәттәшләр! Илһам чишмәгез саекмасын, каләм үткенлеге югалмасын! Шулай ук без газета укучыларыбыз арасында хәбәрчеләребез күп булуы белән дә бәхетле. Газета битләрендә дөнья күргән язмалардан, үзләре күргәннәрдән чыгып хатлар, язмаларын безгә юллаган газета укучыларыбызга без бик шат һәм рәхмәтлебез. Газетабызның 90 еллыгын каршы алган көннәрдә редакция коллективына, матбугат,типография ветераннарына, хәбәрчеләребезгә, газета укучыларыбызга чын күңелдән сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә уңышлар, газет укучыларыбызның алга таба да безнең белән булуларын теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев