«Саба таңнары» редакциясендә һәм типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбызны тәбрикләдек
Өлкәннәр көне котлаулары
Өлкәннәр көне уңаеннан редакциябездә һәм типографиядә эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле ветераннарыбызны өйләренә барып хәлләрен белдек, бәйрәм белән котлап күчтәнәч пакетлары тапшырдык. Өлкән яшьтәге хезмәттәшләребезне, остазларыбызны һәрвакыт сагынып, яхшы сүз белән искә алабыз. Алга таба да исән-сау булып, шатлык-сөнечләрне уртаклашып, аралашып яшәргә язсын. Барысына да бик яхшы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар игелеге телибез!
Адилә Гыйлаҗиева, Миләүшә Галәвина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев