Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенә – 20 ел

Бүген, 15 майда, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенең Саба районы хакимияте башлыгының карары белән нигез салуга 20 ел тула. Телерадиокомпания 2000 елның 6 июнендә эфирга чыга. Саба телевидениесе тиз арада үзенең тамашачысын-тыңлаучыларын тапты, абруй яулап өлгерде. "Саба дулкыннары" радиосы да халыкка район һәм республика вакыйгалары белән оператив танышу, халыкка радио аша туры элемтәгә кереп, үз фикер-тәкъдимнәрен, теге яки бу вакыйгага карата мөнәсәбәтен белдерү мөмкинлеге бирде.

Хәзерге вакытта ул “Дулкын” радиосына әйләнеп, тапшыруларын республиканың күпчелек районнарында җиткерә. Телерадиокомпаниягә халык белән аралаша белүче сәләтле хезмәткәрләр тупланды. "Саба дулкыннары" журналистлары республика күләмендәге конкурсларда катнашып, күп Дипломнар һәм башка бүләкләр ала. Телерадиокомпаниянең тарихы бердәм коллективның җитәкчесе Әлфия Мөбарәкованың 2010 елда чыккан “Тыңлагыз, Саба сөйли” дигән китабында яктыртылган. Хезмәттәшләребезгә юбилейлары уңаеннан иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Уңышлар телибез. Районыбыз авыллары, күренекле кешеләре, хезмәт алдынгылары турында сөйләүче радио һәм телевидение, үзенең аудиториясен тагын да киңәйтеп, үз тыңлаучыларын арттыра барсын һәм һәр йортка якты, яхшы хәбәрләр генә җиткерсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X