Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба укучылары «График дизайн» буенча белемнәрен күрсәттеләр

Сәләтле балалар өчен мәктәп интернат базасында «График дизайн» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында «ЮниорПрофи» чемпионаты узды, анда 23 укучы катнашты.

Конкурс ике этаптан торды: теоретик һәм практик. Теоретик этапта конкурста катнашучылар «График дизайнер» һөнәре турында төп белемнәрен, сайланган һөнәр белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Конкурсның практик өлеше аеруча кызыклы булды. Бу этапта катнашучылар гамәли программаларның берсендә рәсем ясау осталыгын күрсәттеләр. Катнашучылар бик яхшы тәҗрибә тупладылар. Мондый тәҗрибә киләчәк өчен зур башлангыч булырга мөмкин.

Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:

5-7 сыйныф укучылары арасында

I урын – Сәләтле балалар өчен мәктәп интернатыннан  Зарипов Әскәр;

II урын – Саба гимназиясе укучысы Галиев Данир;

III урын – Сатыш мәктәбеннән Сабиров Алмаз.

8 -11 сыныф укучылары арасыннан:

I урын – Шәмәрдән «Үсеш» лицееннан Алимов Илшат;

II урын – Олы Шыңар мәктәбеннән Маслахова Миләүшә;

III урын – Сәләтле балалар өчен мәктәп интернатыннан  Гатауллина Гөлфия.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев