Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбендә яңартылган хәрби-диңгез флоты музее ачылды

Әлеге музей 2006 елда Сәләтле балалар мәктәбендә Тын океан флотының су асты көймәсендә хезмәт иткән өченче ранг капитаны, «ТР Диңгезчеләр җыены» рәисе, якташыбыз – Урта Саба авылыннан Риталий Мәрданов инициативасы белән ачылган иде.

  Музей шул еллардан бирле хәр­би диңгез флотына бәйле экспо­натлар белән тулыланып, заманча җиһазлар белән баетылды. Биредә төр­ледән-төрле корабльләрнең ке­­черәйтелгән мо­дельләреннән баш­лап, водолаз костюмнары, кис­лород баллоннары, компрессорлар, морякларның дембель альбомнарына кадәр күрергә була. Шулай ук хәрби диңгез флотында хезмәт иткән райондашларыбыз бүләк иткән  экспонатлар белән дә тулыландырыла. Музей экскурсоводы Айгөл Мотыйгуллина әйтүенчә, биредә экс­клюзив экспонатларның берсе – Санкт-Петербург шәһәреннән кайтарылган, тулысынча  янтарьдан эшләнгән Россия Федерациясе Гербы да бар.  Районның барлык хәрби диңгез флотында хезмәт итүчеләр турында мәгълүматлар  тупланылып, алар белән электрон стенд аша танышырга мөмкин. Музей диварларына урнаштырылган  картиналардагы корабльләр дә очраклы гына куелмаган. Аларның күбесе Татарстан заводларында төзелгән. Музейны ачу тантанасында муниципаль  район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, "ТР Диңгезчеләр җыены" рәисе урынбасары, "Казан" атом су асты көймәсе командиры урынбасары Хәмит  Абдуллаҗанов, районыбызның хәрби диңгез флоты ветераннары, республика кунаклары катнашты. "Районыбызда хәрби диңгез флотында хезмәт итү­челәрнең сафы зур. Музей аларның теләктәшлеге белән дә яңартылды.   Музейның яшь буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә роле зур булыр дип ышанам", –диде Расих Рәхимҗан улы. Тантанада "Экипаж – одна семья" дип аталган халык ансамбленең хәрби-патриотик җырларыннан торган концерты тәкъдим ителде. 

"Бүген Татарстанда 70 меңнән артык диңгез флоты ветераны  яши. Республикада флотның данлы үткәненә багышлап алтынчы музейны ачабыз. Аның эшчәнлеге елдан-ел камилләшсен, мәгълүматлар бе­лән тулылансын", – дип Хәмит  Аб­дуллаҗанов музей эшчәнлегенә уңышлар теләде  һәм телевизион җайланма бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев