Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба волонтерлары СВОдагы егетләребезгә кипкән аш әзерли

«Солдатка- өйдәге аш» акциясенә Теләче, Балтач, Арча, Әтнә районы халкы да кушылды

 Әлеге саваплы гамәлнең  башында торучыларның берсе- Гүзәл Садыйкова бу эшне үзе яшәгән Сатыш авылында да җәелдереп җибәргән. Шәхси хуҗалыгында беренче аш пакетларын әзерләргә гаиләсе генә түгел, күршеләре дә кушылган. Тормыш иптәше Илфир махсус яшелчә киптергеч эшләп биргән.

   “Хәрбиләребезгә кипкән аш әзерләү ысулын үзебезнең АНО “Хәят” оешмасы кызлары белән интернет аша Сызрань хатын-кызларыннан күреп алдык.Телефон аша алар белән элемтәгә чыгып, ашны әзерләү технологиясе белән кызыксындык. Алар безгә онлайн гына мастер-класс үткәрделәр. Менә шуннан җиң сызганып эшкә тотындык”,- дип уртаклаша Гүзәл.

  Аш өчен ит, бәрәңге, кишер, тозлы кыяр, суган, чөгендер, кәбестә, дөге, яшеллек, кискән токмач киптерелә. Әзер чимал махсус пакетларга тутырыла (әзер катнашманың үзкыйммәте чама белән 400 сумга чыга). Узган атнада 200 өлеш-порцияне гуманитар ярдәм илтүчеләр аша биреп җибәргәннәр. Моннан тыш 300 порция сохари да киптереп озатылган. Хәзер чималны әзерләүгә Кибәче, Тимершык, Эзмә, Иләбәр, Шыңар, Мишәбаш, Шәмәрдән, Сабабаш, Килдебәк, Туктар, Бигәнәй авылы халкы да кушылган. “Һәркем бу эшкә хәленнән килгәнчә үз өлешен кертә ала. Бигрәк тә бәрәңге, чөгендер, кишер, тозлы кыяр белән булышсалар яхшы булыр иде. Майсыз ит, кош ите кирәк. Өйдә пешкән хуш исле аш тәмен тойсыннар иде егетләребез, авыз иткәч, көч-куәтләре артсын иде. Аны әзерләве бик җиңел бит, пакеттагы  катнашманы кайнар суга бушатсың да, ул 10-15 минутта әзер була. Әгәр булышырга теләк белдерүчеләр булса, һәр авылда билгеләнгән кешебез бар, авыл җирлеге аша белешеп, ярдәмегезне тәкъдим итәргә мөмкин”- диде Гүзәл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев