Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Балкыш” фестивале

Агымдагы елның 1 мартыннан 17 апрелендә районның үзешчән сәнгаттә катнашучылар Республиканың 5 нче “Балкыш” фестивалендә катнаштылар.

Иң элек үзешчәннәр районда 5 зонада чыгыш ясады, шушы этапта барлыгы 397 үзешчән катнашып, 109 концерт номеры күрсәттеләр. Шунысы игътибарга лаек: быелгы фестивальдә 25 яңа оешкан хор коллективлары, фольклор ансамбльләр, вокал-инструменталь ансамбльләр чыгыш ясап,тамашачыларның игътибарын җәлеп иттеләр. Бигрәк тә Кече һәм Олы Кибәче, Төбәк, Югары һәм Түбән Шытсу, Юлбат, Мәртен, Туктар, Корсабаш, Елыш, Иштуган һәм башкалар зур осталык күрсәттеләр. Аерым, район мәдәният йорты каршында эшләүче сәхнә ветераннары хорын, Симет, Шыңар, Тимершык ветераннарыннан оешкан бию коллективын (җитәкчесе Кече Шыңар мәдәният йортыннан Әлфия Шәйдуллина) әйтеп үтәсе килә. Аларны тамашачылар җылы кабул итте.

5 апрельдә районда узган гала-концертта 123 үзешчән чыгыш ясады. Бу көнне район мәдәният йортының тамаша залында бер генә дә буш урын юк иде. 17 апрель көнне 74 өлкән үзешчәнебез Кукмарада узган республика зона конкурсында 7 номинациядә катнаштылар. Алар арасында Роза Мусабаева, Анна Гатауллина, Марат Галимуллин һәм Шәмәрдәннән, Шекшедән, Иске Икшермәдән өлкән үзешчәннәребез уңышлы чыгыш ясадылар. Республика “Балкыш” фестивале жюри рәисе Шамил ага Әхмәтҗанов, данлыклы җырчыбыз Георгий Ибушев, Раилә Гәрәева Сабаларның чыгышларын югары бәяләделәр.

Район ветераннар Советы исеменнән барлык катнашучыларга һәм “Балкыш” фестивален оештыручы мәдәният хезмәткәрләренә, ветераннар советларына зур рәхмәт белдерәбез, аларга иҗади уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, елларга тынычлык телибез. Тагын да шушындый фестивальләрдә катнашырга язсын.

Район ветераннар советы җитщкчесе Р.Х.Сабиров

Фото: http://saby.tatarstan.ru

Күбрәк фото: http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев