Сабада яңа психологик үзәк: аны яшьләр ничек күзаллый?
Сабада тиздән яшьләр өчен тагын бер үзәк барлыкка киләчәк.Төп эшчәнлеге психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән әлеге оешма яшьләргә уку һәм эштән соң ял итү, интеллектуаль яктан үсү, яшьтәшләре белән аралашу өчен дә мөмкинлекләр булдыруны күздә тота.
Узган атнада районыбызның актив яшьләре әлеге булачак үзәкнең төп концепциясен билгеләү, үзара фикерләшү өчен очрашуга җыелды. Чарага район башлыгы Рәис Миңнеханов белән бергә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, заманында үзе дә яшьләр лидеры булган Данис Шакиров, шәхси эшмәкәр Нияз Аитов да килгән иде.
“Районыбызда мәдәният, мәгариф һәм спорт учреждениеләре шактый, барлык объектлар да максатчан эшли, ә менә яшьләр өчен бүгенге заманда аеруча мөһим булган психологик ярдәм үзәге әлегә юк. Республика күләмендә шул үзәкләрне булдыру, булганнарын төзекләндерү өчен төрле программалар эшләп килә, киләсе елда без дә шул программада катнашабыз. Аның төп шарты - яшьләр өчен төзелгән һәр объект яшьләрнең үзләре белән киңәшеп эшләнгән булырга тиеш. Бу үзәкне тиешле дәрәҗәгә җиткереп башкаруда безгә сезнең фикерләрне ишетү бик мөһим,- дип кереш сүз белән башлады чараны районыбызның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов.
Алда әйтелгәнчә, әлеге үзәкнең төп юнәлеше, беренче чиратта, яшьләргә комплекслы психологик-педагогик ярдәм күрсәтү һәм авыр тормыш хәлендә калучыларга булышлык күрсәтү булачак. Республиканың яшьләр үзәкләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча белгеч Әлфис Сабировның чыгышында күренгәнчә, бүгенге көндә республикабызның 29 муниципаль районында 31 шундый үзәк эшләп килә икән.
“Россиянең бер генә төбәге дә мондый инфраструктурага ия түгел, шуңа бездә әлеге объектлар белән үзара хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм эчке төзелешне аңлау шактый зур, булачак үзәк инде эшләтеп җибәрелгән проектлар мисалында нәтиҗәлерәк эшли ала” диде ул.
Һәм очрашуда катнашучыларга үзәкнең үз йөзен-имиджын булдыруда, яшьләрне күбрәк җәлеп итүгә тагын нинди шартлар тудырырга, бүлекләр булдырырга кирәклеге турында сөйләшергә чакырды. Фикер алышуларда район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәркиз Мифтахова, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе баш белгече Алсу Әхтәмҗанова, махсус хәрби операция буенча социаль координатор Әлфия Мәүлитова катнашты, һәркайсы психологик үзәкнең - бүгенге заман таләбе икәнен, яшьләргә, авыр вәзгыятьтә калучыларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына квалификацияле психологик ярдәм күрсәтү өчен менә дигән мәйданчык булачагын билгеләп үттеләр. Яшьләрнең фикерен Рәис Нургали улы да хуплады, шулай да үзәкнең исем- аталышын уйлап бетерергә тәкъдим итте.
“Психологик ярдәм төшенчәсе кемнедер шикләндерергә дә мөмкин. Бездә халык психологларга йөрергә бик гадәтләнмәгән, гәрчә чит илләрдә бу күптән күнегелгән гадәт булса да. Үзәк яшьләрне читләштерергә түгел, исеме белән дә, җисеме белән дә үзенә җәлеп итәргә тиеш”,- диде ул.
Бу фикергә Данис Шакиров та кушылды.
"Бездә психологны- психиатр белән бутаучылар да бар. Әйе, чит илдә бу күптән практикалана, ә бездә психологка барсаң, “моның башы дөрес түгел ахры” диләр. Хәзерге замана яшьләре зур мәгълүмати киңлектә яши. Тормышлар яхшы, тамак тук. Әмма интернеттан агрессив мәгълүмат та күп керә. Шуңа да психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп арабызда. Шушы үзәкне оештырган вакытта, мин аны бәлки “Яшьләр йорты” яки “Яшьләр клубы” дип атар идем. Кеше бирегә үз йортына кайткан кебек килсен, өйнең дивары да дәвалый, диләр бит. Психологик ярдәмне онлайн оештырырга да мөмкин. Хәзер үзебездә генә түгел, чит илдә дә шулай практикалаучы белгечләр бар. Бу мәсьәләне ныклап өйрәнергә кирәк”, -диде ул.
Чарада катнашучылар төркемнәргә бүленеп үзәктә танышу почмагы, коворкинг, тренинглар залы, яшь әниләр өчен махсус урын, киносеанс бүлмәсе, балалар белән шөгыльләнү өчен аерым зона булдыру турында тәкъдимнәрен җиткерделәр. "Яшьлек" үзәге директоры Делюс Закиров чараны тәмамлаганда "Яшьләрне берләштерүче һәм киләчәктә аларга очрашу, аралашу учагы булырлык үзәкнең тизрәк ачылуын һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүен телибез. Бергә һәм бердәм булганда барысына да ирешеп була",- диде һәм катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев