Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшь аш-су осталары ярышты

Мәктәп укучылары арасында «ЮниорПрофи» һөнәрләр чемпионаты кысаларында 18 апрель көнне Саба урта мәктәбе базасында «Повар эше» компетенциясе буенча конкурс узды

 

Бәйгедә катнашучаларның  «Аш-су остасы» һөнәре турында хәбәрдар булуы, биремгә туры килгән ризыклар әзерләү һәм презентацияләү белән бәйле биремнәрне үтәүне үз эченә алды. Беренче модульдә, катнашучалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап биргәндә һәм карточкалар белән эшләгәндә, укучыларның яхшы әзерләнгәнен һәм бу өлкәдә тирән белемгә ия булганнарын күрдек. Икенче модульдә укучылар яшелчәләрдән карвинг ясадылар (5-7 сыйныфлар)  һәм камыр басып токмач кистеләр  (8-11 сыйныфлар). Соңыннан  иң яхшы 10 конкурсант бәйгене дәвам итте, алар коймак (5-7 сыйныфлар) һәм баллы торт (8-11 сыйныфлар) әзерләделәр. Биремнәр укучыларның эш кораллары һәм техника белән эшләү күнекмәләрен генә түгел, ә иҗадилыкны, стиль хисе һәм яхшы зәвыкны да таләп итте.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча 5-7 сыйныф укучылары арасында:

I урында- Олы Шыңар мәктәбеннән Минһаҗев Бәхтияр

II урында – Саба  мәктәбеннән Шәмсевалиева Мәликә

III урында – Шәмәрдәй лицееннан Шәйморданова Самира

8-11 сыйныф укучылары арасында:

I урында- Эзмә мәктәбеннән Әхмәтова Галия

II урында- Тимершык мәктәбеннән Ибраһимова Камилә

III урында- Килдебәк мәктәбеннән Ганиева Сөмбел

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев