Сабада «Яшь Мастер» чемпионаты старт алды
Балалар кечкенәдән һөнәргә өйрәнеп үсә
Сабаның 2 нче «Әллүки» балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә тәрбия» һәм «Башлангыч сыйныфларда укыту» компетенцияләре буенча өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Яшь Мастер» чемпионаты старт алды. Балалар үзләренең остазлары белән дәрес фрагментларын әзерләделәр, сайлаган һөнәрләре турында сөйләделәр һәм жюри әгъзаларын үзләренең яхшы чыгышлары белән сөендерделәр. Чара ахырында йомгаклар ясалды, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев