Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада IV турслет узды

Слет «Сабантуй» спорт мәктәбе базасында үтте

  «Сабантуй»  спорт мәктәбе базасында 6-7 нче сыйныф укучылары арасында IV туристлык слеты узды. Укучылар биш мавыктыргыч этапта ярыштылар, аларның һәркайсы алардан күнекмәләр генә түгел, команда рухы да таләп итте. 

 Турслетның программасы бай булды, биредә бау паркы да, төеннәр бәйләү дә, учак җыю да, спорт ысулы белән туристик күтәрелү һәм төшү этабы да бар иде. Һәркемгә үзен туристлык һәм спорт күнекмәләрендә күрсәтү мөмкинлеге булды.

Слетны туристлык җырлары конкурсы төгәлләде. Слет бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, нәтиҗәләр түбәндәгечә:

 III урынны Тимершык мәктәбе укучылары яуладылар;

 II урынны Сәләтле балалар өчен мәктәп интернаты укучылары алды;

 I урынга  Мичән мәктәбе командасы лаек дип табылды.

Ярыш йомгаклары буенча шулай ук 5 этапта җиңүчеләр билгеләнде:

Бау паркы этабында 1 урынны Явлаштау мәктәбе укучылары яулады.

Спорт ысулы белән туристик күтәрелү һәм төшү этабында Саба гимназиясе укучылары,

Төеннәр бәйләү этабында – Олы Кибәче мәктәбе укучылары,

Учак җыю этабында 1 урынга Тимершык мәктәбе укучылары лаек булды,

Туристлык җырлар конкурсында Мичән мәктәбе командасы җиңү яулады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев